Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышкы Кукмарада «сандугачлар» сайрады

"Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсы нәкъ егерме ел элек оештырыла башлаган. Әлеге бәйгене башлап җибәрүдә хезмәттәшебез Рәшит Минегалиев белән җырга-моңга гашыйк Рамил Хәсәновларның роле чиксез зур. Алар ел саен район мәдәният бүлеге белән берлектә конкурс оештырып, иганәчеләр табып, матур җырчыларны барлаганнар. Һәм менә 20 ел дәвамында әлеге конкурс салкын кышларны...

Быелгы Гала-концертны беренче Гран-при иясе - тумышы белән Олыяз авылыннан булган Халисә Миннемуллина башлап җибәрде. Залга татар моңы агылды... Халисә ханымның халыкчан тавышын тамашачылар бик яратып тыңлады. Ә аннан соң сәхнәгә бер-бер артлы Кукмара "сандугачлары" чыгып, үзләренең җыр-моңга талантларын күрсәттеләр. Быелгы фестивальнең йомгаклау өлешендә 16 конкурсант катнашты. Районыбызның үзешчән композиторы Илгиз Зарипов иҗат иткән берничә җыр яңгырады. Җырчылар шулай ук Салават Фәтхетдинов репертуарыннан да унлап җыр башкарды. Билгеле, яңарак җырлар эзләсәләр, татар халык көйләренә күбрәк игътибар итсәләр, тамашачылар өчен зур бүләк булыр иде. Ясалмалык, теге яки бу артистка охшарга тырышу җырчының дәрәҗәсен генә төшерә бит. Сүзләрне бутап җырлау, ритмны югалту, җыр авторларын әйтмәү күренешләре булды.
Шулай да конкурс өметле җырчыларның күп булуын күрсәтте. Быел Гран-при бүләгенә Байлангар авылыннан Алмаз Харисов лаек булды. Озын диапазонлы, мелизмны дөрес башкаручы, моңлы халыкчан тавышлы әлеге егет бу кичтә татар халкының "Җанкай, җанаш" җырын башкарды. Тамашачылар аның тавышын бик яратты. Илгиз Зариповның "Әнкәм ашлары"н да ул моң яратучыларга дөрес итеп җиткерде. Лирик әсәр буларак, образга керде, сәхнә хәрәкәтен артистларча ирештерде. Егеткә "Афәрин!" дип кенә әйтәсе килә.
Беренче урынга лаеклы дип табылган Гөлназ Гарифҗанова, 15 яшьтә генә булуына карамастан, борынгы халык җырларын җиренә җиткереп чыгыш ясады, моңлы тавышы тамашачыларны үзенә әсир итте. Гөлназ сәхнәгә милли киемнән чыгып, халкыбызның "Сагынам, дуслар" җырын һөнәри осталыкта җырлады. Аш-Буҗи авылыннан килгән Илшат Сафин белән Рифнур Хәммәтдинов "Ак калфак" татар халык көен ике тавышка көйләде. Бу дуэтка иҗади уңышлар телисе килә.Алар белән бергә Ядегәрдән Ләйсән Кәшипова мактаулы икенче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды. Янилдән Илдус Хәсәнов, Зур Сәрдектән Ринат Сөләйманов һәм Ташлы-Елгадан Рафыйк Мөхәммәтшин өченче урынны алдылар. Илдус бик матур итеп "Иске карурман" көен акапелла башкарды . Ул чыгыш ясаганда һәркем тын да алмый җырның, моңның сихрилегенә "чумды". Ленара Гыйльметдинова (Әсән-Елга), Илгиз Сәмигуллин (Түбән Казаклар), Дилүс Нәбиев (Вахит), Рәзилә Мөхлисуллина (Мәмәшир), Руфия Кәримуллина (Байлангар), Нурзат Абдуллин (Байлангар), Румия Миннегалиева (Югары Арбаш), Шамил Шәфигуллин (Вахит) - дипломантлар булдылар. Җиңүчеләргә бүләк тапшырганда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева:
-Быелгы бәйгедә күп талантлы җырчылар чыгыш ясады, шуңа урыннар билгеләгәндә җиңел булмады, әлбәттә. Бу фестиваль-конкурс озын гомерле булсын, - диде.
Концерт барышында "Кукмара кышы" конкурсларының Гран-при ияләре Илнар Камалиев, Динара Николаева һәм Вахит авылының "Җәүһәр" бию төркеме чыгышы да үз югарылыгында булды.
Әйе, Кукмара ягы - җырлы як. Фестивальдә җиңү яулаучыларны зур сәхнәләрдә күрергә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk