Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш тырышсаң - яз сынатмассың

"Запас детальләр җитми, кадрлар проблемасы үзен сиздерә", - дип зарланырлармы дип барган идек "Әсәнбаш" агрофирмасына. Зарланучы булмады.

-Билгеләнгән срокка - 10 мартка кадәр барлык авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны хәзерлек сызыгына кую өчен тырышабыз. Инде тырма, культиваторлар тулысынча төзекләндерелде, 26 чәчкечнең 9ы, 7 каток агрегатының 5се сафка бастырылды. Эш график нигезендә бара, әлегә борчылырлык сәбәп юк, - дип каршы алды безне агрофирманың генераль директоры урынбасары Таһир Мөхлисов.
Хезмәт күләме аз түгел, яңа техника янында искеләре - берничә срок кулланышта булганнары да күп. Аларны басуда ватылып калмаслык итеп ремонтлау өчен слесарь егетләрдән осталык, вакланып эшләү сорала. Чыгымнар да күп. Быел, мәсәлән, авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен 3 миллион 800 мең сумлык запчастьлар кирәк дип исәпләнә.
-Запас детальләргә өзеклек юк, кирәген алып торабыз, ремонт эшен аксатмыйбыз. 10 марттан терлек азыгы хәзерләү техникасын төзекләндерүгә тотыначакбыз, апрель аеннан бөртекле ашлык комбайннары ремонтына керешү каралган, - ди агрофирманың генераль директоры Раил Галимуллин.
Тракторларның хәзерлеге буенча да хәл катлаулы түгел, диләр. Ике МТЗ-82 тракторының двигателен сүтеп җыясы, ике ДТ-75нең арткы күперен ремонтлыйсы бар. Иң мөһиме - оста куллы механизаторлары, слесарьлары, тимерчеләре теләсә нинди авырлыктагы эшне башкарып чыгарга сәләтле. Узган ел кыр эшләре сезонында Кукмара аграр көллиятеннән 12 егет эшкә кайткан булган. "Безнең өчен бик зур ярдәм булды", - диделәр агрофирма җитәкчеләре. Чыннан да, кылны кырыкка ярырдай чәчү, урып-җыю өстендә һәр эшче кул исәптә, кадерле шул. Бу егетләрнең өчесе - Динар Гыйльмуллин, Рамил Гарифуллин, Илзат Мәрдановлар инде әлеге уку йортын тәмамлаганнар, ел әйләнәсе тракторда эшләп, үзләрен өметле механизаторлар итеп танытканнар.
Хәзерге вакытта "Әсәнбаш" бүлекчәсендә Сәлмән Җәләлиев, Илфат Бакиров, Азат Шәрәфиевлар чәчкечләрне ремонтлау белән мәшгуль. Ел әйләнәсе алар машина-трактор паркында мәш киләләр, кыр эшләре чорында күчмә агрегат белән басуда ватылган техниканы төзекләндерәләр. Агрофирманың калган бүлекчәләрендә дә паркларда тагылма машиналар сафка бастырыла. Ә төп ремонт - двигательләрне сүтеп-җыю кебек катлаулы эшләр нигездә "Әсәнбаш" бүлекчәсендә башкарыла. "Менә бу трактор көн ярымда төзекләндерелде", - дип күрсәттеләр паркның ишегалдында торган азык төягечкә. Ремонт цехларында эшләү өчен шартлар бар, ягып җылыту өчен мичләр ясалган.
Язгы чәчү өчен җитәрлек күләмдә орлык саклауга куелган. Хәзер көн кадагында торган мәсьәлә - минераль ашламалар туплау. Анысы да хәл ителсә, без язгы кыр эшләренә әзер, дип әйтергә мөмкин булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk