Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның “Тукай” агрофирмасында инде 230 тонна печән җыелган

Авыл кешесенең җәе бакчада чүп утап, терлегенә печән хәзерләп үтә. Йорт яны җир кишәрлегендә күпьеллык үлән үстерүчеләр дә бу көннәрдә аны чабу, киптерү белән мәшгуль. Күмәк хуҗалыкларда да шушы эшнең кызган чагы. "Тукай" агрофирмасының Кәркәүч янындагы басуына килеп, машинадан төшүгә, кипшерә башлаган үлән исе борынга бәрелде. -Печәннең сыйфаты да менә...

Авыл кешесенең җәе бакчада чүп утап, терлегенә печән хәзерләп үтә. Йорт яны җир кишәрлегендә күпьеллык үлән үстерүчеләр дә бу көннәрдә аны чабу, киптерү белән мәшгуль. Күмәк хуҗалыкларда да шушы эшнең кызган чагы.

"Тукай" агрофирмасының Кәркәүч янындагы басуына килеп, машинадан төшүгә, кипшерә башлаган үлән исе борынга бәрелде.

-Печәннең сыйфаты да менә дигән. Вакытында чабылды, бер яңгыр да тимәгән килеш җыеп алына, - диде безне басуда каршы алган баш агроном Хәлил Галимҗанов.

Хәер, яңгыр яуса, сөенерләр генә иде. Моңарчы болытлар бу якларны гел читләтеп үткән. "Күп булса, яздан бирле 20 миллиметр тирәсе яңгыр яугандыр. Инде басуларда бармак сыярлык ярыклар пәйда булды",- ди баш агроном. Бөртеклеләр, терлек азыгы культуралары өчен дә, бәрәңге өчен дә явым-төшемнең иң кирәк вакыты. Әле ярый, күпьеллык үләннәрнең беренче кат уңышы зарланырлык булмаган. Аны картаеп беткәнче, иң кулай вакытта - витаминнарга бай чагында җыеп алу хәзер үзләрендәге оешканлыкка бәйле. Бу яктан тел-теш тидерерлек түгел: терлек азыгы хәзерләүләүче механикалаштырылган отряд егетләре иртәдән кичке 9-10 сәгатьләргә кадәр эштән туктамыйлар. "Тукай" бүлекчәсендә 310 гектарда үләннәр чабылган инде. Печән чабу комбайннарын иярләүче Ринат Әгъләмов белән Рамил Нәгыймов хәзер "Таң" басуына күченгәннәр. Ә Кәркәүч басуында теземнәрне әйләндереп торучы Фәнил Гарифуллинга, печәнне пресслаучы Илнар Ибраһимов, Рамил Җәләев, Ленар Шәмсетдиновларга әле бераз эш калган. Егетләр көненә 40-50 гектарның уңышын җыялар, 80-90 тонна печән хәзерлиләр икән. Әзер төргәкләрне өч техника складка ташып тора. Инде бер склад яхшы сыйфатлы печән белән тулган - 230 тонна мал азыгы хәстәрләнгән.

Язманы тулысы белән "Хезмәт даны" газетасының 21 июнь санында укый аласыз.

Гөлгенә ШӘРИПОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара печән җыю

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X