Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның “Төбәкне өйрәнү” музеенда 7 меңнән артык экспонат бар

18 май - Халыкара музейлар көне. Әлеге бәйрәм бөтен дөньяда 1977 елдан бирле билгеләп үтелә. Районыбызның "Төбәкне өйрәнү" музее 1995 елда ачыла. -Бүгенге көндә музейда 7 меңнән артык экспонат бар. Быел реставрация эшләрен дә төгәлләргә уйлап торабыз, - ди музей җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина. - Шунысы куанычлы: халыктан бер дә өзелмибез....

18 май - Халыкара музейлар көне. Әлеге бәйрәм бөтен дөньяда 1977 елдан бирле билгеләп үтелә. Районыбызның "Төбәкне өйрәнү" музее 1995 елда ачыла.

-Бүгенге көндә музейда 7 меңнән артык экспонат бар. Быел реставрация эшләрен дә төгәлләргә уйлап торабыз, - ди музей җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина. - Шунысы куанычлы: халыктан бер дә өзелмибез. Май аенда гына да 320дән артык кеше килде. Туйларга заказлар булганда көндез генә түгел, кичке якта да ишекләребез ачык була. Музейлар - халыкка, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүче үзәкләрнең берсе. Экспонатлар аша үткән заманнарга кайтып килгәндәй буласың, "җанлы" тарих бит алар...

Районыбызның барлык музей хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз, сәламәтлек, озак елларга җитәрлек иҗат эшчәнлеге, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара музей тарих экспонат

erid: 2VtzqxWHLUk