Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар тирә-юньне чистарта

Бүген, 15 майда, районыбызның барлык мәктәпләрендә «Бердәм экология дәресе» акциясе уза. Яшь буынның экологик белемен арттыру, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү максатында оештырылган әлеге чара кысаларында белем бирү учреждениеләрендә чисталык, экология проблемаларына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар мәктәп территориясендә эшлиләр, тирә-юньне тәртипкә китерәләр, агачларны акшарлыйлар, чәчәкләр утырталар. Әлеге акциягә...

Бүген, 15 майда, районыбызның барлык мәктәпләрендә «Бердәм экология дәресе» акциясе уза. Яшь буынның экологик белемен арттыру, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү максатында оештырылган әлеге чара кысаларында белем бирү учреждениеләрендә чисталык, экология проблемаларына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар мәктәп территориясендә эшлиләр, тирә-юньне тәртипкә китерәләр, агачларны акшарлыйлар, чәчәкләр утырталар.

Әлеге акциягә районыбызның барлык оешма-предприятиеләре дә актив кушылды. Кемдер су зонасында, кемдер пасадкада чистарту эшләре алып бара.

Кукмара 1нче гимназиясе укучылары кирпеч заводы каршындагы посадканы чистарту белән мәшгуль булды. Кызлар тырмалый тырмалый, җыелган чүп калдыкларын өемгә илтә, ә егетләр корып егылган агачларны юл читенә чыгара.

-Әлеге акциягә үз өлешебезне кертүгә бик шатбыз. Тирә-юнь чиста булганда, сулыш алулары да рәхәт, - диләр алар.

Укучылар шул тирәдә яшәүчеләрдән бераз зарланып та алдылар: чүп-чар калдыкларын агачлар арасында атып, табигатькә зыян салганчы, махсус чүп контейнерларына түксеннәр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология кукмаралылар акция тирәюньне чистарту

erid: 2VtzqxWHLUk