Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Универсиада уты килде (+фото)

Бүген районыбыз Универсиада утын кабул итте. Әлеге ут Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага килеп җитү өчен 2012 елның 12 июлендә Франциядән кузгалган иде. Беренче тапкыр Универсиада уты тантаналы рәвештә 1923 елда, Сорбонна университетында узган җәйге уеннарда кабынган булган. Инде 90 ел сүнмичә Җир шарын әйләнеп йөрүче әлеге ялкын бүген...

Бүген районыбыз Универсиада утын кабул итте. Әлеге ут Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага килеп җитү өчен 2012 елның 12 июлендә Франциядән кузгалган иде. Беренче тапкыр Универсиада уты тантаналы рәвештә 1923 елда, Сорбонна университетында узган җәйге уеннарда кабынган булган. Инде 90 ел сүнмичә Җир шарын әйләнеп йөрүче әлеге ялкын бүген Кукмара җирендә. Мондый зур вакыйга районыбыз тарихында беренче тапкыр булганлыктан, тантанага кукмаралылар аеруча бердәм булып килгәннәр иде. Балалар да, өлкәннәр дә дулкынланып Универсиада уты эстафетасын тамаша кылды. Универсиада утын саклап Татарстанның төрле шәһәр һәм районнары буйлап кулдан-кулга йөртүче егетләрдән факелны район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин кабул итеп алды. "Олимп" боз сараеннан башланган эстафета Җиңү паркы каршындагы мәйданда тәмамланды. Көтеп алынган утны эстафетаның һәр этабында районыбыз җитәкчеләре, спортчылар, тренерлар кулдан-кулга йөртеп, финишта район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинга тапшырдылар.

-Универсиада утының районыбызга килүе безнең барыбыз өчен дә зур вакыйга. Кукмаралылар аңа хәзерлек эшләренә дә зур өлеш кертеп, стадион төзелешендә катнаштылар. Спорт чараларында да сынатмаслар дип уйлыйм. Универсиада зур җиңүләр алып килсен, - дип үзенең изге теләкләрен җиткерде Рауил Рәхмәтуллин.

Әлеге чараны оештыручылар районга Универсиада факелы бүләк иттеләр.

Шулай ук "Видео яңалыклар" рубрикасыннан Универсиада утын каршы алуны карый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара универсиада ут

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X