Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада – олы кунаклар

Чәршәмбе көнне районыбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованы, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакировны һәм башка мәртәбәле кунакларны кабул итте. Алар авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү программасы буенча поселокның Гафиятуллин урамында сафка баскан...

Гафиятуллин урамында күпкатлы йортлардан зур гына микрорайон төзелеп килә. 2010 елда сугыш ветераннары өчен яңа йортлар калыкса, узган ел авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак мәсьәләләрен хәл итү максатыннан ике өй салына башлады. Төзүчеләр аларны санаулы айлар эчендә сафка бастырып, менә инде бәхетле гаиләләргә яңа фатирларга күченергә вакыт җитте. Шуларның берсе - Ания һәм Алексей Федоровлар. 5 яшьлек кыз үстерүче бу гаилә моңарчы уңайлылыклары булмаган 35 квадрат метрлы фатирда яшәгән. Аерым җылылык системасы, җылы суы булган 53,2 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирга күченүләренә әле күңелләре дә ышанып җитмидер. Президент аларның шатлыкларын уртаклашты һәм фатирларын котлап плазмалы телевизор, кечкенә кызчыкка йомшак уенчык бүләк итте.
Металл савыт-сабалар заводы үзенең продукция җитештерү күләме, аларның сыйфаты, эш процессы белән кунакларның игътибарын җәлеп итте. "Кара, элеккеге "комган" заводы ничек үскән! Мин аны кечкенә генә предприятие дип уйлаган идем, ә алар чит илләргә кадәр чыгарлык товар эшләп яталар икән", - дип сокланулы гаҗәпләнүчеләр булды алар арасында. Сокланырлык та - узган ел завод барлыгы 1 миллиардка якын сумлык товар җитештерде. Алар эшләп чыгарган савыт-сабалар теләсә кайсы хуҗабикәне кызыктырырлык: үзләре чыдам, матур да, экологик яктан зыянсыз да.
Үзләре җитештергән башка төр товар, азык-төлек белән дә кукмаралылар хаклы рәвештә горурлана ала. Район Мәдәният йортында оештырылган күргәзмә әнә шуны тагын бер кат раслады. Икмәге дә, сөте, мае, ите, балы да, кием-салымы да, башка көнкүреш кирәк-яраклары да куелган иде аңа.
-Кукмаралылар - тырыш, һөнәрле халык. Биредә барлык уңай традицияләр сакланып калынган. Үз тырышлыгы белән йортлар салучылар бик күп. Соңгы елларда гына да Кукмара поселогы әнә ничек үскән - хәтта тирә-юнендәге басулар да калмаган. Без кечкенә вакытта Сабадан Кукмарага килгәч, бу поселок безгә шәһәр кебек булып тоела иде. Хәзер дә килгән саен, яңа объектларга тап буласың. Завод-фабрикаларыгызны да саклап кала алдыгыз. Без бу уңышларга бик сөенәбез. Хезмәтегез, тормыш-көнкүрешегез башкаларга үрнәк булып торырлык, - диде үз чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, районыбызга олы бәя биреп.
Ул республика халык хуҗалыгының һәр тармагындагы эшкә кыскача анализ ясады.
-Илнең сәяси-иҗтимагый хәлен үзгәртергә кирәк дигән фикерләрне ишетергә туры килә. Ул болай да үзгәреп тора. Металл савыт-сабалар заводы янында никадәр машина тезелеп киткән - эшчеләрнең күбесе үз транспорты белән йөри икән. Кукмара урамнарында машина бөкеләре барлыкка килгән. Бу бит муллык, тормышның бер урында таптанмавы турында сөйли. Аны тагын да яхшырту өчен киләчәктә дә барлык федераль һәм республика программаларында актив катнашу таләп ителә. Буш хыяллар белән яшәргә ярамый, безгә булганны саклап, көн саен бер адым алга атларга кирәк, - диде ул.
Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Кукмара районының 2011 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә төгәл бурычлар билгеләде. Фикер алышуларда Пчеловод авылының гаилә фермасы хуҗасы Роберт Димитриев, А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей директоры Любовь Камаловалар катнашты. Сессия күңелле мизгелләр белән төгәлләнде: ТР Президенты металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллинга "ТРда тырыш хезмәте өчен" медале, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Рузалия Галиевага "ТРда җирле үзидарә үсешендәге хезмәтләре өчен" медале, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фидәил Мостафинга "Сугышчан бердәмлек" медале, "Восток" хуҗалыгы рәисе Сергей Дмитриевка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. "Олимп" боз сарае тренеры Илдар Ганиев ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Әхмәтов ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X