Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның дүрт мәктәбендә капиталь ремонт булачак

Быел районыбызның дүрт мәктәбендә (Нырты, Туембаш, Мәчкәрә, Починок Кучук) 60 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Укучылар быелның сентябрендә капиталь ремонт үткән биналарга укырга килергә тиеш. Бүген төзекләндерү эшләре иң кызу темп белән бара торган Туембаш тугызъеллык мәктәбендә инде бина түбәсен сүтеп, түшәмнең черек урыннарын алмаштыруга күчкәннәр. 1961 елда салынган әлеге...

Быел районыбызның дүрт мәктәбендә (Нырты, Туембаш, Мәчкәрә, Починок Кучук) 60 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Укучылар быелның сентябрендә капиталь ремонт үткән биналарга укырга килергә тиеш.

Бүген төзекләндерү эшләре иң кызу темп белән бара торган Туембаш тугызъеллык мәктәбендә инде бина түбәсен сүтеп, түшәмнең черек урыннарын алмаштыруга күчкәннәр. 1961 елда салынган әлеге бина моңарчы бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән булган. Төзелешне җитәкләүче "Промкомбинат" оешмасы прорабы - Григорий Захаров әйтүенчә, эш ике бригада бүленеп алып барыла. Өстәвенә, инде дүртенче көн әти-әниләр ремонт эшләренә ярдәм итәргә килгәннәр. Алар мәктәп территориясен сүтелгән кирпеч, агач, такталардан һәм чүп-чардан чистарта, аларны үз транспортлары белән биредән чыгара. Ремонт 20 августка инде төгәлләнергә тиеш. Бүген мәктәп составында 65 бала, шуның җидесе - чыгарылыш сыйныф, аларга 15 укытучы хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара мәктәпләр капиталь ремонт

erid: 2VtzqxWHLUk