Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада балаларның лагерьдан кайтасы килми

Укучыларның җәйге каникуллары гөрли. Бу көннәрдә кемдер авылда, табигать кочагында, ә кемдер лагерьларда рәхәтләнеп ял итәдер. Районда мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен инде июнь башында ук башлап җибәргәннәр иде, шушы көннәрдә "Нараткай" да беренче смена балаларын кабул итте. Ян күршеләребез - гимназиядә оешкан лагерьда быел 65 бала тупланган. Юл уңаеннан...

Укучыларның җәйге каникуллары гөрли. Бу көннәрдә кемдер авылда, табигать кочагында, ә кемдер лагерьларда рәхәтләнеп ял итәдер. Районда мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен инде июнь башында ук башлап җибәргәннәр иде, шушы көннәрдә "Нараткай" да беренче смена балаларын кабул итте.

Ян күршеләребез - гимназиядә оешкан лагерьда быел 65 бала тупланган. Юл уңаеннан мәктәп ишегалдында иртәнге физик күнегүләр ясау белән мәш килгән малай-кызларны сөйләштереп чыктык. Җәйге лагерь ошыймы, ниләр белән шөгыльләнәләр икән?

1-5 сыйныфлардан тупланган балаларны өч төркемгә бүлгәннәр. Отряд исемнәре дә заманча - безнең балачактагы "Кояш" белән "Чебурашка" түгел, ә "Смешарики", "Улыбка" һәм "Чемпион". Иң актив, тырыш һәм җитез укучылар төркем командиры вазыйфасын башкара.

Балалар белән әңгәмәбез:

-Лагерьда шундый рәхәт, кайтасы да килми. Тәмле итеп ашаталар, көн саен банан, груша, сок бирәләр, - дип дәррәү кубып туклану тәртибе белән таныштырудан башланган иде, футбол уйнау, Сабантуйда көрәшү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, елга буенда балык тоту, анда чикерткә, бака күрү, дару үләннәре җыю, ЮХИДИ инспекторы Нурсил абыйларының юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләве, китаплар таратуы белән төгәлләнде.

-Балалар, чыннан да, бик теләп, ошатып йөриләр. Араларында бер көн дә калдырмаучылар бар, - ди лагерь начальнигы Алсу Насыйрова. - Иртәнге сәгать тугызынчы яртыдан көндезге сәгать икегә кадәр тәрбияви дәресләр дә уздырабыз, табигатькә алып чыгабыз, экскурсияләргә барабыз. Район балалар китапханәсендә, "Туган якны өйрәнү" музеенда булып кайттык. Чишмә буенда табигатьне саклау, чисталык темаларына үткәрелгән әңгәмәләрнең дә балаларга экологик тәрбия бирүдә әһәмияте зур булды.

Лагерьга йөрүчеләр белән башлангыч сыйныф укытучылары - барлыгы 8 кеше шөгыльләнә. Гимназиянең медицина хезмәткәре Роза ханым Вәлиуллина да берөзлексез балалар янында.

-Укучыларның барысы да медицина тикшеренүе уздылар, сәламәтлекләре уңай дип бәяләнде. Әмма шулай да иртә белән килүгә һәркайсының хәл-әхвәлен белешәм, көн дәвамында кәефләрен күзәтеп торам, - ди ул. - Балалар белән медицина темасына да сөйләшүләр алып барабыз. Пычрак, юылмаган кул, йорт хайваннары, кайнамаган су аша организмга үтеп керүче паразитлар, корсак куышлыгы инфекцияләре турында аеруча кызыксынып тыңлыйлар. Әңгәмәләр аша балаларны чисталыкка өйрәтергә, гигиена таләпләрен үтәүнең дә мөһимлеген аңлатырга тырышабыз.

Балалар юктан гына тәмле итеп ашау турында сөйләмәгәннәр икән. Лагерьда ике тапкыр туклану каралган. Иртәнге якта йогырт, бутерброд, боткалар, төшкесенә исә беренче-икенче ашлар, камыр ризыклары бирелә. Өйләренә кайтыр алдыннан көн саен җиләк-җимеш таратыла.

-Ашханәдә өч кеше эшли. Кызлар барысы да тырыш, ризыкларны күңел биреп әзерлиләр. Азык продуктлары да даими рәвештә кайтып, яңартылып тора, - ди директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Рузалия Мусина. - Яшелчә, җиләк-җимеш, натураль соклардан өзелгән юк. Рационда сөт продуктлары, балык, тавык ите дә бар. Балаларның лагерьда ял итеп кенә калмыйча, организм өчен файдалы ризыклар белән дә туклануына үзебез дә сөенеп бетә алмыйбыз.

Мәктәп яны лагерьлары кичә үз эшләрен төгәлләп, укучыларны өйләренә тараттылар. Имин һәм файдалы җәйләр сезгә, балалар!

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара лагерь Нараткай

erid: 2VtzqxWHLUk