Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 7 йортка капиталь ремонт ясалачак

Быел Кукмарадагы күпкатлы 7 йортта капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләр"Техстрой", "Кристалл", "Ремстроймонтаж" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләргә тапшырылган. -Бүгенге көндә җиде йортта да эш бара, 15 августка капиталь ремонтны төгәлләү планлаштырыла, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов. - Беренче чиратта түбәләрне ремонтлау, җылылык, су, инженерлык системаларын, канализация юлларын яңарту...

Быел Кукмарадагы күпкатлы 7 йортта капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләр"Техстрой", "Кристалл", "Ремстроймонтаж" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләргә тапшырылган.

-Бүгенге көндә җиде йортта да эш бара, 15 августка капиталь ремонтны төгәлләү планлаштырыла, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов. - Беренче чиратта түбәләрне ремонтлау, җылылык, су, инженерлык системаларын, канализация юлларын яңарту күздә тотыла. "Ни өчен тимер торба түгел, ә полипропилен торба белән эшлисез? Түбәгә нигә кәрниз ясалмый?" - дип шалтыратып, үз фикерләрен белдерүчеләр бар. "Күпкатлы йортларны кәрниз белән ясамыйлар. Чөнки вентиляция кирәк, ә ул түбә астыннан йөри, тимергә караганда полипропилен торба озаграк хезмәт итә", - дип аңлатырга туры килә. Ремонт эшләре тәмамлангач, йорт комитеты рәисләре, гадәттә: "Ник теге яки бу эш башкарылмады?" - дип сораша башлыйлар. Капиталь төзекләндерү эшләре башланганчы, аларның һәрберсенең кулына нинди эшләр башкарылачагы турында язылган смета кәгазьләре бирелә. Сметага кермәгән өлешен без төзүчеләрдән мәҗбүриләп эшләтә алмыйбыз. Болай да инде кайвакытта сметадан тыш кайбер эшләрне үзләренең керемнәре хисабына башкаруларын сорыйбыз.

Фаил Газизов әйтүенчә, иң беренче булып, Нур Баян урамындагы 37нче йортта ремонт башланган. Биредә Ринат Ваһапов җитәкчелегендәге "Техстрой" төзелеш ширкәте егетләре эшли. Фотохәбәрчебез Фаил Зәйнуллин белән биредәге ремонт эшләренең барышы белән кызыксынып кайттык.

Подъезд төбендәге эскәмиядә утыручы өлкәннәрдән башка кемнең көн кызуында сөйләшеп утырырга вакыты булсын соң? Шуңа күрә иң элек: "Сез бүгенге көндә башкарылган эшләрдән канәгатьме, төзүчеләргә нинди әйтер сүзләрегез бар?" - дип, алар янына тукталдык.

-Ремонт башланганга бер ай бар инде, - ди Зөләйха апа Әхмәтҗанова. - Шәп эшлиләр егетләр - юыну, аш бүлмәсендәге, бәдрәфтәге тимер торбаларны алыштырдылар.

-Бу йортның төзелгәненә 26 ел инде, - дип сүзгә кушылды Равил абый Мөхәммәтов. - Шушы еллар эчендә бер тапкыр да ремонт күрмәде ул. Подъезд эчләрен дә, коридорларны да буятасы иде. Ремонт башы гына бит әле - алга таба ничек булыр? Ике контурлы мичләр дә кайчан куелыр икән?

-Андый мичләр, мөгаен, алдагы елларда куелыр, - ди йорт комитеты рәисе Равилә апа Сәмирханова. - Сметада булмаса да, подъезд эчләрен дә буярлар дип ышанып торабыз. Капремонт буенча программага керергә бик авыр булды. Узган ел йөри башлаган идек, безнең йортта да ремонт буласын белгәч, бик сөендек. Подвалда торбалар череп, су агып утыра иде. Төзүчеләр барысын да алыштырдылар, тәртипкә салдылар.

Равилә ханымның энергиясенә сокланырлык. Йортта яшәүчеләр белән уртак тел табарга да, төзүчеләр белән аралашырга да вакыт таба ул. Кызыксынучылар өчен һәр подъезд ишегенә капиталь ремонт барышында ниләр эшләнүе, аның бәясе, вакыты турында эш графигын элгән. Әйтик, җылылык системасы эше 850 мең 449 сумга бәяләнгән, подвалдагы эшләр 143 мең 749 сум "сорый" икән. Түбә ясау исә шактый кыйммәткә төшәчәк - сметадагы хакы 1 миллион 811 мең 215 сумны тәшкил итә. Йортка ремонт ясауның гомуми бәясе - 4 миллион 116 мең 760 сум.

-Егетләр графикка сыешалар, әле алдан да баралар, - ди Равилә ханым. - Су белән тәэмин итү системаларын алыштыру 30 апрельдә башланып, 28 июньдә төгәлләнергә тиеш булса, төзүчеләр бу эшне тәмамладылар инде. Бүгенге көндә шулай ук канализация эшләре төгәлләнде. Егетләр түбәгә тотындылар, кирпечтән вентиляция торбаларын күтәрәләр.

-Без бигрәк тә җылылык системасы өчен борчылабыз, - дип сүзгә кушылды кибеттән кайтып килүче Надежда Саватеева. - Фатир эчендәге торбаларны алыштыралар, ә кабыргалы батареяларны өрдерәләр, дип ишеттек. Моңа кадәр җылылыктан зарланмадык, квалификацияле эшчеләр сыйфатлы итеп, тиешле дәрәҗәдә башкарсыннар иде.

Гомумән алганда, бүгенге көнгә төзүчеләрнең эшләре канәгатьләнерлек, дип бәяләделәр әлеге йортның өлкәннәре. Август аенда Равилә ханым эш тәмамлану турындагы актка кул куйганда янәшәсенә "5"ле билгесе дә куярлык булсын иде.

Быел Кукмараның Ленин урамындагы 23, Восточная урамындагы 29, Нур Баян урамындагы 35,37, 48, 50нче йортлар, Почта урамындагы 4нче йортлар яңарачак. Бу - 264 фатирда яшәүче 654 кеше торак шартларын яхшырта дигән сүз. Капремонт барышында барлыгы 18 миллион 568 мең 114 сумлык эш башкарылыр дип көтелә. 18нче Федераль закон нигезендә күпфатирлы йортта яшәүчеләр ремонт өчен торак мәйданының бер квадратына биш сум күләмендә түләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара йортлар капиталь ремонт

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X