Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарабызда - зур кунаклар

Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар булып китте.

Алар "Восток" хуҗалыгының яңа төзелгән мега-фермасында булып, яңа технологияләр, малларны кышлату чорының барышы, хезмәтне оештыру тәртибе белән таныштылар. Вахит авылында 250 тамашачыга исәпләнгән яңа мәдәният йорты ачылды. Тантанага килгән кунаклар авыл халкын күптән көтелгән шатлыклы вакыйга белән котладылар. Премьер-министр мәдәният йорты төзелешендә катнашкан төзүчеләргә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәдәният йортында сәнәгать, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары җитештергән товарлардан күргәзмә әзерләнгән иде. Соңыннан Кукмара муниципаль районы Советының 24нче сессиясе үткәрелде. Анда район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин районның 2012 елгы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында доклад белән чыкты. ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында районның социаль-икътисадый үсешен, дәүләт программаларының үтәлешен уңай бәяләде. Сессиядә төрле дәрәҗәле исемнәргә лаек булучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk