Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара авыллары көтүгә әзерләнә

Районыбыз авылларында мал-туарны көтүлеккә чыгару буенча төрле җыелышлар уза. Авыл халкы катнашындагы әлеге "собрание"ләрнең берсе май бәйрәмнәре ялларында Туембашта да узды. Җирлек башлыгы Илфат Гарипов биредә җәен суны исраф итмичә куллану, ян-бакча, йорт-җирләрне тәртипкә китерү турында да сөйләде. Билгеле булганча, бүген авылларда маллар саны бермә-бер кимеде. Элек бер авылга ике...

Районыбыз авылларында мал-туарны көтүлеккә чыгару буенча төрле җыелышлар уза. Авыл халкы катнашындагы әлеге "собрание"ләрнең берсе май бәйрәмнәре ялларында Туембашта да узды. Җирлек башлыгы Илфат Гарипов биредә җәен суны исраф итмичә куллану, ян-бакча, йорт-җирләрне тәртипкә китерү турында да сөйләде.

Билгеле булганча, бүген авылларда маллар саны бермә-бер кимеде. Элек бер авылга ике яки өч көтү чыкса, бүген бер көтүлеге булмаган авыллар да бар. Социологлар бу күренешне авыл халкыннан сөтне арзан җыюлары һәм кибет киштәләрен чит ил сөт-май продукциясе тутыруы белән аңлаталар.

Көтү чыга башлау белән тагын бер күңелсез күренеш күзәтелә - малларның эче күбә башлый. Бу турыда без районның баш ветеренары Андреев Николай Васильевичтан малның эче ни сәбәпле күбә, дип сорарга булдык. "Күбенү, ягъни тимпания - иртә язда терлек көтүгә чыккач коры ашаудан, яшел үләнгә күчкәч - күп күләмдә клевер, люцерна, вика, кукуруз ише тиз әчүчән азыклар ашагач барлыкка килә. Бигрәк тә яңгырдан, чыктан соң, шулай ук бозылган, гөмбәләнгән азыклар ашатканнан соң күп күләмдә газ бүленеп чыга һәм кикерү, чәйнәү туктала. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә терлек үлә. Мондый очракларда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк", - диде ул.

фото: http://mymink.5bb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыллар көтү

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X