Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киез итек комбинатында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 19 мең сумга җиткән

Болгавыр елларда да исән калып, хәзерге вакытта Россиядә үз өлкәсендә иң эре предприятие булып әверелгән Кукмара киез итек-киез комбинаты былтыр бер миллион пар киез итек бастырып, кулланучыларга озатты. Үткән елдагыдан берникадәр чигенеш булса да, комбинат продукциясенең ассортименты ишәеп тора. Киездән эшләнгән, каюлап чигелгән, төрлечә астарлаган, шнурлы һәм ябышкак тасмалы аяк...

Болгавыр елларда да исән калып, хәзерге вакытта Россиядә үз өлкәсендә иң эре предприятие булып әверелгән Кукмара киез итек-киез комбинаты былтыр бер миллион пар киез итек бастырып, кулланучыларга озатты. Үткән елдагыдан берникадәр чигенеш булса да, комбинат продукциясенең ассортименты ишәеп тора. Киездән эшләнгән, каюлап чигелгән, төрлечә астарлаган, шнурлы һәм ябышкак тасмалы аяк киемнәре генә түгел, киездән менә дигән башка киемнәр дә эшләнә биредә. Яз аенда комбинатта елдагыча ремонт эшләре башкарылды. Әзерләүләр цехында йонның сыйфатын күтәрү өчен яңа механизмнар куелган. Эшкәртү цехында итекләрнең кунычын кисүне күпкә җиңеләйткән җиһазлар урнаштырылган. Мең тонна йон сыешлы яңа склад төзелеп беткән.

Комбинатның ашханә-кафесы да туй-мәҗлесләр үткәрү өчен иң затлы, уңайлы урын булып санала хәзер Кукмарада. Аның эшчеләр туклана торган залы да, заманча җиһазландырылгач, купшыланып киткән, кухня җиһазлары да яңартылган - юк-бар кафелар бер якта торсын.

Комбинатта продукция чыгару үткән елгыдан кимрәк булса да, эшчеләрнең хезмәт хакы ел башыннан уртача 600 сумга артып, 19000 сумга җиткән!

Җиңел (ай-һай, җиңел микән ул?!) сәнәгать хезмәткәрләре көне ел да Сабантуйга туры килә. Ә район бәйрәме сабан батырларына, хезмәт алдынгыларына хөрмәт күрсәтүдән башлана. Киез итекләрне эшкәртүдә эшләүче Екатерина Кибечееваныда мәйдан уртасына чакырып, район башлыгы җылы рәхмәт сүзләре җиткерер, бүләк тапшырыр. 16 яшьлек кыз бала Кукмара 39нчы номерлы профтехучилищесын тәмамлап, бирегә 1979 елда килә. Бик күп көч, өлгерлек, һөнәри осталык таләп итә торган киез итекләрне басу станогында эшләп, коллективта абруйлы эшчегә әверелә, техник контроль бүлегендә дә үз эшенең остасы булып таныла.

Гомер дигәнең аккан су кебек: кай арада 50 яшьлек юбилей да килеп җиткән. Аны тыныч күңел белән каршылый: яраткан хезмәте бар, ике кызы да гаилә корган. Тату яшиләр, оныклар үсеп килә. Якыннарың өчен кирәкле, кадерле кеше булып яшәүгә ни җитә!

Азат САБИТОВ

фото: http://www.kzn.ru/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара киез итек комбинаты

erid: 2VtzqxWHLUk