Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кагыйдәне боздыңмы - җавап бир

Сишәмбе көнне районыбызга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов килде. "2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" Федераль максатчан программасы юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны киметү өчен чаралар күрүгә юнәлдерелгән. Әлеге программа нигезендә 2012 елда юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларның саны 2004 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга киметү...

Сишәмбе көнне районыбызга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов килде.
"2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" Федераль максатчан программасы юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны киметү өчен чаралар күрүгә юнәлдерелгән. Әлеге программа нигезендә 2012 елда юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларның саны 2004 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга киметү бурычы куела. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә узган очрашуда чыгыш ясаган Рифкать Нургали улы да билгеләп үтте.
-Юллардагы иминлекне тәэмин итүдә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә полициянең участок уполномоченныйларыннан да тырышлык сорала. Юл йөрү кагыйдәсен бозучыларның берсенә дә йомшаклык күрсәтергә ярамый. Иминлек каешы куймаганмы, тизлекне арттырганмы, я булмаса автомобилен махсус балалар урындыгы белән җиһазландырмаганмы - һәммәсе тиешле җәза алырга һәм киләчәктә әлеге ялгышларны кабатламаска тиеш, - ди полиция полковнигы. - Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләренә исә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле кисәтү чаралары оештыру, аңлату эшләре алып бару бурычы йөкләнә. Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен киметү максатында тиешле яше җитмәгән килеш скутер-мотоциклларда йөрүче балаларны да үзвакытында ачыкларга кирәк.
Сәфәрнең икенче өлешендә башкала кунагы ЮХИДИ бүлекчәсенең административ бинасы, андагы эш шартлары белән танышты, гражданнарны кабул итте.
Рифкать Миңнеханов районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X