Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исәнме, яз!

Районыбызның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кышны озату - язны каршылау" бәйрәме узды. Район халкы бердәм булып салкын карлы кышны озатты, мул уңыш, бәхет-шатлыклар белән язның килүен теләде. Театральләштерелгән тамаша, фольклор ансамбльләрнең, үзешчән артистларның җыр-биюләре, төрле спорт уеннары белән үрелеп барган бәйрәм бик күңелле узды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең яшь гвардиячеләре...

Районыбызның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кышны озату - язны каршылау" бәйрәме узды. Район халкы бердәм булып салкын карлы кышны озатты, мул уңыш, бәхет-шатлыклар белән язның килүен теләде. Театральләштерелгән тамаша, фольклор ансамбльләрнең, үзешчән артистларның җыр-биюләре, төрле спорт уеннары белән үрелеп барган бәйрәм бик күңелле узды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең яшь гвардиячеләре дә спорт чараларында катнашучыларга көч биреп тордылар, район халкын бәйрәм белән котладылар. Тамак ялгап алыйм диючеләр өчен махсус ярминкә дә оештырылган иде. Тамашага килүчеләргә кайнар чәй, камыр ашлары, карга боткасы, хәтта шашлык та тәкъдим ителде.

Бәйрәмнең иң күңелле һәм истә калган мизгеле, саламнан ясалган карачкыны яндыру булгандыр, мөгаен. Карачкыдан калган көл, җил белән тирә-юньгә таралып, иминлек, муллык, тынычлык алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk