Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иҗатка гашыйк кыз

Рәсемнән елмаеп карап торучы әлеге кыз Мәмәшир урта мәктәбенең 11 сыйныфында укый. Яшь кенә булса да, Ризәлә Сәйфетдинованың олыларча фикер йөрткән язмаларын кызыксынып укыйсың. Иҗатының чишмә башы каян башланган, бу турыда сөйләр өчен сүзне Ризәләнең үзенә бирик әле.

Үзем турында үзем

Минем туган авылым Мәмәшир 1990нчы елларга кадәр мәктәп дәреслекләренә кертелгән "Комсомолец Рәхи бәете" белән бөтен Татарстанга билгеле иде. Авылыбыздан ике чакрым гына ераклыкта Нократ елгасы ага. Ә елганың яр буйларыннан, сөзәк тау битләреннән җир җиләген бер урыннан чиләкләп җыярга була. Нократта су коенып, тугайларыннан берсеннән-берсе матур кыр чәчәкләре, чиләк тутырып җир җиләге җыеп, басу-кырларда тургайлар җырын тыңлап, табигатькә хозурланып үскәнгәдер, күңелем белән мин иҗат дөньясына тартылам.
Беренче шигыремнең ничек язылуы бүгенгедәй хәтеремдә. Бездән ерак түгел генә инеш ага, ә кыш көне ул боз белән каплана. Өченче сыйныфта укыганда бер төркем дусларым белән чана шуып кайтабыз. Шунда тел очыма күңелемнең әллә кайсы почмагыннан шигырь юллары ургыла. Атлый-йөгерә диярлек өйгә кайттым да, өстемне дә салып тормыйча, ак кәгазь битенә: "Ап-ак кыш, салкын кыш", - дигән беренче юлларны тезәм. Башка ел фасылларына да багышлап шигырьләр язылды. Ә инде 6нчы сыйныфларда укыганда күбрәк тезмә форманы якын иттем. Югарырак сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Нигъмәтуллина ярдәме, этәргече белән чәчмә формада иҗат итә башладым. Үзе дә язарга оста булган Роза апа минем беренче остазым, тәнкыйтьчем булды. Укытучым белән төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яуладык. Язмаларым район, республика матбугатларында да дөнья күрде. Болар барысы да, әлбәттә, укытучымның тырышлыгы белән барлыкка килде. Аның: "Синдә әдәби стиль белән берлектә журналистика алымы да бар, тырыш, син булдырасың", - дигән сүзләре миңа канат куйды. Кайбер хикәяләремнең сюжетын, укытучым тормыштан алып сөйли иде.
Шигырьләрем, хикәяләрем куен дәфтәрләренә язылган. Күңелдәге хисләрне ак кәгазь битенә төшерүдән, уйларымны шулай итеп кешеләргә җиткерә алудан рәхәтлек табам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk