Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәлиткеч сынау

Көннәр кызу тора. Басуларда эш тагын да кызурак: терлек азыгы хәзерләү кебек җаваплы хезмәткә игеннәрне урып-җыю бурычы өстәлде. Көзге чәчүгә дә хәзерләнергә кирәк, терлекчелекне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шуңа вакытның да, эшче кулларның да бик кадерле чагы.

Берничә атнага сузылган явымсыз эссе һава игеннәрнең өлгерүен тизләтте. Уңышның күләмен дә киметми калмады. Аның булган кадәрен югалтуларсыз җыеп алу өчен авыл хезмәтчәннәреннән тырышлык, түземлек таләп ителә. Алар менә шушы зур сынауны үтәүгә керештеләр. "Бөр" агрофирмасында да узган якшәмбе көнне уракка төшкәннәр.
-Бөртеклеләр барлыгы 4380 гектар мәйдан били. Аларны урып-җыю өчен 10 комбайннан, йөк машиналарыннан, салам пресслагычлардан ике мехотряд оештырылды, янгынга каршы техника беркетелде. Отрядлар иң беренче булып "Игенче" бүлекчәсендә эшкә тотындылар, - ди агрофирманың баш агрономы Булат Гомәров.
Зур Сәрдек бригадасында комбайннар борчак суктырса, Адай бригадасында 70 гектарлы арыш басуы техника белән чуарланган. Бер-бер артлы тезелеп баручы кыр кораблары артыннан сап-сары салам теземнәре ятып кала. Ашлык төягән машиналар ындыр табагы белән басу арасында йөреп тора. Бер комбайн гына басу читендә туктап калган. Эшкә яңа керешкән мәлдә техника бераз көйсезләнеп ала бит, монда да КЗС-7нең чыгымлап алуы икән. Аңа запас деталь алып килүләрен көтеп, кыр корабы янында кайнашучы комбайнчылар белән танышып, хәл-әхвәл белештек. Адашлар булып чыктылар: Альберт Галиев Чишмәбаштан икән, моңа кадәр өч ел "Восток" хуҗалыгында урып-җыюда катнашкан. Ә Альберт Хәсәнҗановның яшәү урыны Мәчкәрәдә булса, хезмәт урыны - Аш-Буҗида: биредә ул дуңгызчылык комплексын җитәкли. Урак өстендә бер-ике ай эшен алмаштырып тора.
-Ел да урып-җыюда катнашам. Комбайнчы һөнәре наркотик кебек бит ул. Көзен, авыр кыр эшләреннән алҗып, комбайнга башка утырмам инде, дип уйлыйсың. Әмма икенче ел басуда игеннәрнең өлгереп килүен күреп, күңел яңадан кырга тартыла башлый, комбайнга утырып, басуларны иңлисе килә, - ди ул.
Җир кадерен белгән, икмәк игүдән тәм тапкан кешенең ихлас әйтелгән фикере дип кабул иттек без бу сүзләрне. Чыннан да, яратып, күңел биреп эшләгән кеше генә мондый авыр, тәүлегенә 10-12 сәгатькә сузылган хезмәтне башкарырга сәләтле.
Башка кыр эшләре дә чиратка куелмаган. Комбайннар артыннан салам пресслагычлар эшкә керешә. Саламны җыеп, ферма яннарына кайтаргач, җир эшкәртүче техникага чират җитә. Көзге чәчүгә дә озак вакыт калмый. Аның өчен инде 1 мең гектар җир хәзерләнгән. Сенаж салу дәвам итә. Иксез-чиксез басуларның уңышын җыеп алганчы әле мең кат тир түгәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk