Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшли дә, ял итә дә беләбез

Узган шимбәдә башкалабызда шаулап-гөрләп Сабантуйлар булып үтте. Бу бәйрәмне уздыруга районыбыз да үз өлешен кертеп, казанлыларга зур бүләк әзерләде. Шәһәрнең төп Сабан туе үткәрелгән Идел буе районындагы ял паркында 8 авыл районы белән беррәттән, кукмаралылар да күргәзмәдә үзләре җитештергән товарларын, кул эшләрен, мәдәни-тарихи мирасын тәкъдим итте. Хәер, күргәзмә дип кенә...

Узган шимбәдә башкалабызда шаулап-гөрләп Сабантуйлар булып үтте. Бу бәйрәмне уздыруга районыбыз да үз өлешен кертеп, казанлыларга зур бүләк әзерләде. Шәһәрнең төп Сабан туе үткәрелгән Идел буе районындагы ял паркында 8 авыл районы белән беррәттән, кукмаралылар да күргәзмәдә үзләре җитештергән товарларын, кул эшләрен, мәдәни-тарихи мирасын тәкъдим итте.
Хәер, күргәзмә дип кенә әйтү аз булыр. Ш.Муллануров җитәкчелегендәге ПМК-90 оешмасы, шәхси эшмәкәр И.Шәрипов, А.Ваһаповның "Техстрой", В.Әхәтовның "Стройком", Р.Шакировның "Промкомбинат", Р.Кәримовның "Спецстрой", Ф.Шәрипов җитәкләгән "Чиста шәһәр" җәмгыятьләре тырышлыгы белән калыккан "хуҗалык" ул көнне меңләгән тамашачыларны-республика җитәкчелеген, чит ил һәм төрле төбәкләрдән килгән делегацияләрне, казанлыларны, башкала кунакларын кабул итте. Тамаша кылырлык күренешләр күп иде биредә. Бизәкләп эшләнгән капка-коймадан килеп керүгә, ишегалды түрендә яшел калай түбәле, челтәрле тәрәзә өлгеле бура өй күзгә ташлана. Ишек алдына агач сукмак түшәлгән, чәчәкләр утыртылган. Туган як музее тарафыннан әзерләнгән татар өендә халкыбызның борынгы йорт җиһазлары, эш кораллары, көндәлек кирәк-яраклары урын алган. Мич алдындагы киез итек эченнән курчак күренеп тора. Аптыраулы күз карашларын күреп, музей директоры Ләбүдә ханым: "Башка җирдә баланы кәбестә эченнән алып кайтсалар, безнең районда аны итек эченнән алганнар", - дип шаярта. Кукмараның итекчеләр ягы икәнлеге бөтен тирә-юньгә билгеле. Бу көнне күпләрнең киез итек-киез комбинаты җитештергән товарларны күреп: "Әнә, данлыклы Кукмара итекләре", - дигән сокланулы сүзләрен ишетү күңелгә май булып ятты. Шулай ук районыбыз горурлыгы булган коллективлар - металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы җитештергән продукциягә, лубянлылар алып килгән үргән кәрзиннәргә, агачтан кырып ясалган эшләнмәләргә игътибар зур булды, аларны сатып алучылар да табылды. Ә инде Күкшел, Түбән Өскебаш, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш,Каенсар, Мәмәшир, Пычак, Олыяз авыл җирлекләреннән килгән итекчеләрнең, шәлчеләрнең, чигүчеләрнең, бәйләүчеләрнең кул эшләре ямь өстенә ямь өстәде. Чигүле сөлгеләр, яулыклар элек Сабантуйларның төп бүләге, бизәге булып саналган бит.
Бәйрәм кунаклары - ТР Президенты Р.Миңнеханов, ТРның беренче Президенты М.Шәймиев һәм башка җитәкчеләр, танылган шәхесләр "Кукмара хуҗалыгы"ның һәр корылмасында булып, күргәннәренә зур бәһа бирделәр, мондый бүләк әзерләгәннәре өчен район Башлыгы Р.Рәхмәтуллинга рәхмәт белдерделәр. "Һөнәрле, бай мираслы Кукмара районы өчен изге Болгар җирендә аерым бер урын булдырырга кирәк. Анда халык өчен кызыклы да, файдалы да булачак экспонатлар урнаштырылыр, район тормышы да чагылыш табар", - дигән фикер белдерде Рөстәм Нургали улы. Югары өскебашлылар аңа бүләк әзерләгәннәр: "Без - сезнең әниегезнең якташлары. Менә бу шәлне аның өчен махсус бәйләдек. Ул аның иңбашын җылытып, туган ягын искә төшереп торсын", - диделәр кул эшләре осталары, Республика Президентына ап-ак шәльяулык тапшырып һәм кунаклар белән истәлеккә фоторәсемгә дә төштеләр.
"Кукмара хуҗалыгы" Сабантуйга килүчеләрне чын күңелдән кунак итте: районның кулланучылар җәмгыяте, "Аш-су" оешмасы кайнар чәй, татар халык ашлары белән сыйлады. Үзешчән артистлар көн буе моңлы җырлары, дәртле биюләре, фольклор чыгышлары белән тамашачыларны җәлеп итте. Спортчыларыбыз да булганлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр. Кыскасы, Кукмара ул көнне дә үз маркасын югары тотты - күргәзмәгә килгән халыктан бары мактау һәм соклану сүзләре генә ишеттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X