Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бергә булсак, без – көчле!

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган "Безнең республика: "Без булдырабыз! Без бергә!" Республика көне белән, Татарстан!" балалар открыткалары конкурсы игълан иткән иде. 28 августта әлеге бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләргә Татарстан символлары төшерелгән бүләкләр тапшырылды. "Президент белән бергә" хәрәкәте агымдагы елның апрелендә Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләрен җыйган...

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган "Безнең республика: "Без булдырабыз! Без бергә!" Республика көне белән, Татарстан!" балалар открыткалары конкурсы игълан иткән иде. 28 августта әлеге бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләргә Татарстан символлары төшерелгән бүләкләр тапшырылды.

"Президент белән бергә" хәрәкәте агымдагы елның апрелендә Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләрен җыйган "Без булдырабыз! Без бергә" Мы можем! Мы вместе!" дигән форумда төзелде. Аның максаты - Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда барлык татарстанлыларны бергә туплау, аларга республиканы үстерүдә, камилләштерүдә катнашырга мөмкинлек бирү. Бүгенге көндә бу хәрәкәтнең филиаллары Татарстанның барлык районнарында да эшли. Яшьләр көн саен 150дән артык төрдәге чара оештыралар.

Кукмаралылар бер генә проекттан да читтә калмыйлар, актив яшьләр дә, өлкәннәр дә һәр яңалыкны бердәм булып кабул итәләр. Иҗтимагый хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе вәкилләре, җирләр карлардан арчылуга ук, актив район халкын бергә туплап, поселоктагы парк һәм скверларны, ял итү урыннарын тәртипкә китерүгә алындылар. Шулай ук әлеге хәрәкәтнең актив егет-кызлары милли бәйрәмебез - Сабантуйлар вакытында да райондашларыбызны, кайткан кунакларны спорт белән шөгыльләнергә өндәделәр. Иң актив һәм җитезләр исә төрле кызыксындыру бүләкләренә дә ия булдылар.

-Бәйрәмгә килгәч, бер уңайдан "Спортлы Татарстан" дигән мәйданчыкта ГТО нормаларын да тапшырган идем. Үземне сынап карап, нәтиҗәнең уңай икәнен белгәч, күңелгә рәхәт булып китте, - ди Кукмарада яшәүче Марсель Әхәтов. - Без, чыннан да, булдырабыз икән бит!

Иҗтимагый хәрәкәт активистлары "Игелекле эшләр десанты" хәйрия акциясе, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган "Без булышырбыз! Без бергә!" дигән ярышларда, мәдәният йортлары, китапханәләрдә узган кичә, концертлардан, авыл җирлекләрендә, поселокта халык белән очрашулардан да читтә калмый. Актив яшьләр, өлкәннәребез Чишмәбашта участок ветеринария пункты, Лубянда капиталь төзекләндерелгән дәваханә, поселокта "Йолдызлык" балалар бакчасын ачу тантаналарында да катнаштылар.

-"Республика тасмасы" дигән акция кысаларында "Яшь гвардияче"ләр, волонтерлар белән берлектә район халкына республика флагы рәвешендәге тасмалар өләштек. Шулай ук без начар гадәтләрнең зарары, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, тирә-юнебезгә, табигый байлыкларга, табигатькә сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар, тематик дискотекалар уздыруда да үз өлешебезне кертәбез, - ди районыбызның актив яшьләренең берсе Гөлназ Ганиева. - Киләчәктә дә планнарыбыз, максат-бурычларыбыз зур. Чишмәләрне торгызу, аларны төзекләндерү, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү, спорт чаралары оештыру кебек иҗтимагый проектларны тагын да киңрәк җәелдерергә ниятлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X