Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче олаулар

Элеккедән килгән гадәт буенча "Вамин-Татарстан" җәмгыятенең Кукмара элеваторына "Әсәнбаш", "Дружба", "Кукмара", "Яңа тормыш", "Бөр", "Тукай" агрофирмалары һәм Кукмара элеваторы бәйрәмчә бизәлгән быелгы тәүге ашлык олауларын алып килделәр.

-Уҗымнар кыштан авыр чыкты, җитмәсә, җәен корылык җәфалый. Әмма игенчеләребез ифрат зур тырышлык куеп мул иген үстерделәр. Безнең бурыч - шуны югалтуларсыз җыйнап алу. Бүген басуга керергә иртә дип торсаң, иртәгә инде соң булуы да бар. Быел урак өсте 10-15 көн иртәрәк башлана, сенаж әзерләүне дә тиз арада төгәлләргә кирәк. Районыбызның тырыш игенчеләре заман техникасы белән коралланган, элеватор ашлык кабул итәргә әзер, үзе дә техникасы белән урып-җыюда актив катнаша. Барыгызга да сәламәтлек, эштә уңышлар, бәхет телим! - диде район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин, беренче олауларны китергән автомобиль йөртүчеләр белән бергә яңа уңыш икмәгеннән авыз иткәч.
Сәйдәш маршы астында олаулар элеватор капкасына юнәлә. "Әсәнбаш" агрофирмасы КамАЗын иярләгән Югары Комар егете Юрий Осипов беренче олауны Пычак басуыннан алып килгән: "Күз тимәсен, уңыш әйбәт күренә, 20 центрнерга тартыр", - диде ул. 24 ел стажы булган игенче ялгышмас, табыныбыз икмәккә мул булыр.
Кукмара элеваторы әзерләгән бүләкләргә лаек булган шоферлар Илнар Сафин, Валентин Иксанов, Александр Богомолов, Мөхип Кәримов, Наил Гайфетдинов, Вагыйз Мөхәммәтдиновларның күңелләре көр - җиң сызганып эшләр чак!
Тантананы Вахит авылының башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Низамиева җитәкчелегендәге "Җәүһәр" бию ансамбле бизәде. Җитез биюләр белән башланган эшкә, игенчеләрнең маңгай тире түгелгән хезмәтнең нәтиҗәсенә, мул җимешләренә сөенергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk