Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер урында таптанмыйлар

Көзге кыр эшләре төгәлләнде, инде җиң сызганып, язгы чәчүгә хәзерлекне башлар чак җитте. Хезмәт күләме зур: авыл хуҗалыгы машиналарын, трактор-комбайннарны сафка бастыру өчен 80 миллион сумнан күбрәк запас детальләр кирәк дип исәпләнелә. Чөнки машина-трактор паркларының күп өлешен инде берничә срок кулланышта булган техника тәшкил итә. Аларны төзекләндерү өчен күп вакыт...

"Яңа тормыш" агрофирмасында соңгы елларда инвестор ярдәме белән яңа трактор-комбайннар алынса да, иске техника да һаман сафта, кыр эшләренең күп өлеше шулар ярдәмендә башкарыла. Ләкин бервакытта да кырга чыккан тракторларның, комбайннарның ватылып, эшкә тоткарлык ясаганнары юк. Чөнки ремонт барышында хезмәтнең сыйфатлы булуы беренче планда тора. Бүгенгене иртәгә калдырырга яратмыйлар, ә инде эшкә тотынгач, аны җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгәннәр. Шуңа техника паркларында тулы тәртип: комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары барлык таләпләргә туры китереп, саклауга куелган. Хәзерге вакытта тагылма машиналарны төзекләндерү бара. Эшләү өчен шартлар бар: цехларны җылыту өчен мичләр ясалган. Ягулыкка мохтаҗлык юк: корылыктан зыян күргән каеннарны кисеп, утын һәм төзелеш материаллары хәзерләгәннәр.
Кыр эшләрендә катнашкан механизаторларның күбесе хәзер техника ремонты белән мәшгуль. Виктор Карлушинны (рәсемдә) да без биредә очраттык. Элек ул шактый еллар парк мөдире булып эшләде. Хәзер җәен КСК-100 комбайнын иярли, ә көзге-кышкы айлар паркта уза. Аның кебек тәҗрибәле, алтын куллы механизаторлар тырышлыгы белән иске техника әле дә хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтә.
Агрофирманың үзенең янгын депосы бар, кирәкле барлык техникасы да төзек. Буада су алу өчен махсус урын булдырылган. Район үзәгеннән ерак урнашкан авыллар өчен мондый депо булу аеруча мөһим. Татар Толлысы халкы янгын афәтен ишетеп кенә белми, мондый фаҗигане яңадан да кичерергә язмасын.
Әнә шулай үткәннән сабак алып, бүгенге заманга яраклашып яши бу төбәк халкы. Үз көчләренә таянып яшәргә, үз көннәрен үзләре күрергә гадәтләнгәннәр. Авырлыклардан зарлану, ыгы-зыгы килү, кемнәндер гаеп эзләү гадәте юк биредә. Булган проблемаларны эшләп хәл итәләр. Шуңа һәр тармакта тәртип, төгәллек күзгә ташлана. Фермага керсәң дә ныклы хуҗа кулы сизелә. Өч еллык мал азыгы бар. Терлекчелек продукциясен мул җитештереп сату хезмәт хакларын вакытында түләп барырга мөмкинлек бирә. Инде октябрь ае өчен исәп-хисап ясыйлар, салымнар, башка түләүләр буенча да бурычлары юк.
-"Яңа тормыш" элеккечә районның иң яхшы хуҗалыклары рәтендә йөри. Бу уңышларда җитәкче факторы зур роль уйный. Шулай ук тәҗрибәле белгечләре, менә дигән механизаторлары, терлекчеләре күп. Гади хезмәт кешесенә тиешле шартлар тудырылганда, аларга кадер-хөрмәт булганда хуҗалыкның эше дә гөрләп бара. Без моны "Яңа тормыш" мисалында да күрәбез, - диде район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин күптән түгел биредә булып үткән семинар-киңәшмәдә.
Анда шулай ук терлекчелектә 10 айлык эшкә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X