Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөек Җиңү уңаеннан Кукмарада ветераннарга фатир тапшырылды

Районыбызда Бөек Җиңү бәйрәме шатлыклы вакыйга - поселокның Гафиятуллин урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, яшәү шартларын яхшырту буенча федераль программа кысаларында төзелгән 18 фатирлы йортны ачу белән башланып китте. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, сугыш һәм...

Районыбызда Бөек Җиңү бәйрәме шатлыклы вакыйга - поселокның Гафиятуллин урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, яшәү шартларын яхшырту буенча федераль программа кысаларында төзелгән 18 фатирлы йортны ачу белән башланып китте. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, сугыш һәм тыл ветераннары, балалары, килгән кунаклар катнашты.

-Бүген Кукмара халкы өчен икеләтә бәйрәм. Берсе - Бөек Җиңү көнен каршылау булса, икенчесе - федераль программа буенча ветераннарыбызга күпкатлы торак йорттан фатирлар тапшыру, - дип башлады үзенең сүзен район башлыгы. - Ил, республика җитәкчелеге куйган бурычларны районыбыз уңышлы гына үтәп килә. 496 ветеранның (аларның тол калган хатыннарының) тормыш шартлары уңай хәл ителде. 140 ветеран - Кукмарадан, ә калганнары республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан фатир, торак йортлар алдылар. Төзүчеләребез дә сынатмый: районда берсеннән-берсе зәвыклы, заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклары булган йортлар саны елдан-ел арта. Әлеге йортларда сау-сәламәт булып, озын гомер итәргә язсын.

Марат Хәй улы да бәйрәм уңаеннан үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

Фатир белән тәэмин ителүчеләр арасында Өлге, Кәчимир, Күкшел, Янил, Вахит, Иске Кенә, Иске Йорт, Лельвиж, Поч.Сутер, Зур Сәрдек, Каенсар, Түбән Комар, Бурсык Елга, Кукмарада яшәүче өлкәннәр бар иде. Кунаклар сугыш ветеранының гаилә әгъзасы, Бурсык Елгадан Миңлефәүзия апа Сәмигуллинаның яңа фатирында булып, хуҗаларның шатлыгын уртаклаштылар. Вахит авылында гомер кичерүче Фагыйлә апа Гомәровага да тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә. Язмышы бер дә җиңелләрдән булмый аның.

-Сугыш вакытында барыбыз бертигез идек. Кырда ашлык уру, ындыр табагында эшләүләрнең авырлыгын үзебез генә беләбез. Тамакка бер бөртек икмәк кыйпылчыгы капмаган көннәр дә күп булды. Хәзер, Аллага шөкер, дөньялар тыныч, муллыкта яшибез. Балаларга безнең баштан кичкәннәрне күрергә язмасын, илебез күге һәрчак аяз, күңелләребез тыныч булсын иде, - ди ул, күз яшьләренә буылып. - Ветеранның тол калган хатыны буларак, миңа да фатир бирделәр. Бәйрәмгә зур бүләк булды ул. Республика, район җитәкчелегенә аның өчен рәхмәтләремне җиткерәм, иминлек, саулык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара ветераннар Җиңү көне фатир

erid: 2VtzqxWHLUk