Кукмара районының «Урал» хуҗалыгында семинар узды
Белгечлар фикеренчә, быел җирләр тигез өлгерәчәк, шуңа күрә эш бик тыгыз булыр дип көтелә.
Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр «Урал» хуҗалыгы базасында чираттагы семинарга җыйналды. Анда хуҗалык белгечләре, механизаторлар, агрономнар, шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашты.
Чараның төп максаты — язгы чәчү кампаниясенә әзерлекне бәяләү, агротехник чараларны төгәлләштерү һәм заманча технологияләр белән танышу булды.
Очрашу барышында «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов язгы эшләр планы белән таныштырды.

Хуҗалыкның «Рассвет» ягы белән бергә 8 мең 700 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 4 мең гектарга якыны «Рассвет» ягында. Әлеге мәйданнарның 754 геткрдан артыгын уҗым культуралары алып тора. Быел бөртеклеләрне 3100 гектар җиргә чәчәргә планлаштыралар, ә 5 мең гектарга якын мәйданны азык культуралары алып торачак. Шуның 1760 гектарында — күпьеллык үләннәр, 1711 гектарда — кукуруз, 500 гектарга якын мәйданда борчак игеләчәк, 778 гектарын катнаш азык алып торачак.
— Язгы кыр эшләренә без тулысынча әзер. Чәчүлек, ягулык-майлау материаллары белән авырлыклар юк, минераль ашламалар да җитәрлек күләмдә тупланды. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен барлыгы 33 авыл хуҗалыгы машинасы бар, шуның 12се — КамАЗ, тракторларның саны — 84, бөртек суктыру комбайннары — 8, азык әзерләү комбайннары — 3, — дип сөйләде Газинур Хәбибрахманов.
Машина-трактор паркына килгәндә, үткән ел «Рассвет»та парк территориясенә бетон плитәләр җәелгән, җылы сулы «мойка» булдырылган, җылы гараж эшләнгән.
Ураллылар чәчү кампаниясен 14-16 көндә башкарып чыгарга планлаштыралар. Кукурузга исә егерме көн тирәсе кирәк булыр дип фаразлыйлар. Белгечлар фикеренчә, быел җирләр тигез өлгерәчәк, шуңа күрә эш бик тыгыз булыр дип көтелә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев