Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында авыл хуҗалыгы семинары узды

Ел ахырына хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакын 80 мең сумга җиткерү бурычы куелган.

Авыл хуҗалыгы белгечләре, район һәм хуҗалык җитәкчеләре чираттагы семинар-киңәшмәгә «Вахитов» җәмгыятенең Югары Чура авылы янында төзелә башлаган яңа катнаш азык заводы территориясенә җыелды. Очрашуда хуҗалыктагы яңалыклар, төзелеш эшләре һәм язгы кыр кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар.

«Вахитов» җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов сүзләренә караганда, әлеге зур проектка йөзләрчә миллион сум күләмендә инвестиция салыначак. Быел исә төзелешнең беренче этабына 200 миллион сум акча юнәлтеләчәк.

— Иң элек бу территориядә бункерлы склад төзеләчәк. Анда һәркайсы 5әр мең тонна сыйдырышлы өч резервуарда арпа, бодай һәм кукуруз сакланачак. Моннан тыш, 120 тонна сыйдырышлы тагын дүрт савыт урнаштырылачак. Өчесендә әлеге культураларның оны сакланса, берсе резерв булачак. Хәзерге вакытта ашлыкны хуҗалыкның төрле почмакларындагы өч тегермәндә тартабыз. Әгәр бу заводны эшләтеп җибәрә алсак, хезмәт күпкә җиңеләячәк, экономия дә зур булачак. Алга таба шушы склад янәшәсендә катнаш азык заводы төзергә ниятлибез. Ул вакытта барлык азык кушылмалары бирегә кайтарылачак һәм фермаларга әзер катнаш азык озатылачак. Заводтагы процесслар тулысынча автоматлаштырылып, монда бары тик бер оператор гына хезмәт куячак, — дип сөйләде җитәкче.

Хуҗалыкта төзелеш эшләре моның белән генә чикләнми. Вахит һәм тырыш фермаларында буаз сыерлар өчен 450 баш малга исәпләнгән яңа абзар төзелә. Шундый ук яңа туган бозауларга 250 урынлы абзар сафка баса. Ике силос траншеясы төзелә. Лельвижда да яшь терлекләр өчен 250 һәм 900 малга исәпләнгән абзарлар салына.

Моннан тыш, җәмгыять авыл тормышын да игътибарсыз калдырмый: мәчеткә яңа янкорма салына, Сабантуй мәйданы яңартыла, ә Вахит белән Кече Чура авыллары арасында туры юл күтәртелгән. Әлеге юл, бигрәк тә кыр эшләре вакытында, хуҗалык өчен зур экономия бирә, диләр. Гомумән алганда, планлаштырылган барлык төзелеш эшләрен тормышка ашыру өчен якынча 700 миллион сум акча кирәк булачак.

Семинарда язгы кыр эшләренә дә зур игътибар бирелде. Катнашучылар «Вахитов» җәмгыяте басуларында булып, уҗымнарның һәм күпьеллык үләннәрнең торышы белән танышты.

— Безнең 10 мең гектардан артык сөрүлек җиребез бар, һәм бу мәйдан хуҗалык ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итә. Быел 900 гектарга якын җирне парга калдырырга җыенабыз. Яңалык буларак, 300 гектар мәйданда көзге рапс үстереп карарга ниятлибез. Бөртеклеләрдән арыш чәчмичә, көзге бодай һәм тритикале игәчәкбез. Уҗымнар яхшы кышлады, әмма Нырты ягындагы берничә басуны яңадан чәчәргә туры киләчәк. Язгы кыр эшләре график буенча бара: техника җитәрлек, механизаторлар белән дә тәэмин ителгән. Чәчүне тоткарламас өчен, тырмалау һәм культивация эшләрен хәтта төнге сменада башкарган вакытлар да булды, — диде Нәфыйк Хөсәенов.

Быел да җәмгыять басуларының төп өлешен азык культуралары тәшкил итәчәк. Узган ел белән чагыштырганда мәйдан бераз киметелсә дә, 3500 гектарда кукуруз игәчәкләр. Моңа былтырдан калган запаслар да сәбәпче. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәр исә икешәр мең гектарга якын мәйдан били.

Хуҗалыкның баш агрономы Радик Кашафутдинов сүзләренә караганда, чәчү кампаниясе оешкан төстә бара. Хәзерге вакытта кырда тугыз агрегат бөртекле культуралар чәчә, ә ике агрегат кукуруз белән эшли. Шулай ук күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм минераль ашламалар белән тукландыру эшләре дә кыска вакыт эчендә башкарылып чыккан.

Хуҗалыкта хезмәт кешесенә зур хөрмәт күрсәтелә. Кыр эшләре вакытында һәр биш көн саен нәтиҗәләр ясалып, алдынгы механизаторларга премияләр тапшырыла, дип билгеләп үтте хуҗалыкның баш икътисадчысы Марина Федорова. Моннан тыш, күчмә әләмнәр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән дә бүләклиләр. Эш күрсәткечләре һәркемгә күренеп торсын өчен, махсус мессенджер төркемнәренә урнаштырылып барыла. Ел ахырына хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакын 80 мең сумга җиткерү бурычы куелган.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев