Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чәчү-2026: Кукмара районы кырларында язгы эшләр башланды

Игенчеләр иртәдән кичкә кадәр эшли, хезмәт өчен кирәкле шартлар тудырылган — көн дәвамында алар кайнар ризык белән тәэмин ителә.

Узган атнада Кукмара районы аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Без дә беренчеләрдән булып басуга чыккан «Урал» җәмгыяте игенчеләренең эшен күреп кайттык. Алар «Роса» агрегаты ярдәмендә күпьеллык үлән басуларына минераль ашлама кертү белән мәшгуль иде.

Кырда эш кайный: һәркем үз урынында, барысы да төгәл һәм җайга салынган. Хуҗалык җитәкчесе Нияз Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, алар язгы сезонга тулысынча әзер. Игенчеләр вакытның кадерен белеп, язгы эшләрне мөмкин кадәр кыска срокларда, югары сыйфат белән башкарып чыгу максатын куя. 

«Урал» җәмгыятенең 6 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар. Быел шуның 1850 гектарына бөртеклеләр чәчәргә ниятлиләр. 250 гектарын — бодай, 1200 гектарын — арпа, 100 гектарын — борчак, 300 гетарын соя алып торачак, техник культуралардан 650 гектарда — рапс, 132 гектарда фацелия игеләчәк. 986 гектар мәйданны азык культураларыннан күпьеллык үләннәр били, 972 гектарда кукуруз үстерергә, шуның 200 гектарын орлыкка сугарга планлаштыралар. Язгы чәчүгә 1250 тонна минераль ашлама кайтартылган. 

— Язгы кыр эшләрен ел саен көтеп алабыз, быел да аларга алдан ук ныклап әзерләндек. Шуңа күрә зур кыенлыклар булмас дип уйлыйбыз. Чәчүлек материалның төп өлешен үзебез җитештердек, техника да, механизаторлар да тупланган. Хәзерге вакытта кырга «Туман» һәм «Роса» агрегаты чыкты — алар күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны минераль ашламалар белән өстәмә тукландыра. Яңгырларга кадәр үк өч агрегат күпьеллык үләннәрне тырмалауга да керешеп өлгерде. Көннәр торышы яхшырса, бу эштә барлыгы 12 тырма агрегаты катнашачак. Бөртекле культураларны чәчү өчен өч комплекс һәм бер СЗТ агрегаты әзерлек сызыгына куелды. Кукуруз чәчүдә исә тагын ике чәчкеч куллану планлаштырыла, — диде Нияз Хәбибрахманов.

Байлангар авылыннан Илнар Зәләев «Урал» хуҗалыгының «Правда» бүлекчәсендә бригадир булып хезмәт куя. Әлеге хуҗалыкка ул күптән түгел генә килгән, хәзерге вакытта эшкә кереп, коллектив белән танышып, үз вазыйфаларын үзләштерә.

— «Роса» һәм «Туман» агрегатлары «Правда» бүлекчәсе кырларында күпьеллык үләннәрне минераль ашлама белән тукландыра. Ашламаны кырга ике трактор ташый, ә берсе бушатып тора. Әлегә басуларда техника керә алмый торган урыннар шактый, ләкин бу «Роса» белән «Туман» агрегатларына кагылмый, — диде ул.

«Роса» агрегатын Зур Кукмарадан Фәнис Шәрипов иярләгән. Бу техникада өченче сезон эшлим, дип сөйләде механизатор. Җәен исә КамАЗда йөри, урып-җыю кампаниясендә катнаша, ә кышын авыл җирлеге тракторы белән урамнарны кардан чистарта. 

— Мин Мәмәшир авылында туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Малмыж районындагы Савали техникумында агрономия белгечлеге буенча белем алдым. Хезмәт юлымны үзебезнең «Үрнәк» колхозында башладым. Соңрак киез итек-киез комбинатында, «Строй-Гарант» төзелеш оешмасында да эшләп алдым. Ә биредә инде җиденче елымны хезмәт куям. Әлеге техника яңа түгел, шуңа күрә аны ныклап ремонтларга туры килде: двигатель, генератор, тәгәрмәчләрен алыштырдык. Запас частьлар белән кыенлык булмады — заказ биргән саен кайтып торды. Шуңа да карамастан, бу техниканы уңайлы һәм ышанычлы дип саныйм. Кыр эшләрен ел саен көтеп алабыз. Басуда эшләүнең үз рәхәте бар: җирләр әйбәт, эшләргә мөмкинлекләр җитәрлек.

Кыр эшләре акрынлап кына башланып китте. Игенчеләр иртәдән кичкә кадәр эшли, хезмәт өчен кирәкле шартлар тудырылган — көн дәвамында алар кайнар ризык белән тәэмин ителә. Алдагы көннәрдә һава торышы да ярдәм итсә, язгы кампания ныклап старт алачак.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев