Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмарадан Миңнур Гаптелатыйпова: Олы кешене сөендергәннәре өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен зурласын

Миңа 15 март көнне 90 яшь тулды. Бу көнне мине бик зурладылар, туган көнем белән котларга Кукмара тегү фабрикасыннан килгәннәр иде.

Алар Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Боларның барысына да күңелем булды, бу кадәр хөрмәтләрләр дип бер дә өмет итмәгән идем. Олы кешене сөендергәннәре өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен зурласын.

Мин 25 ел Кукмара тегү фабрикасында хезмәт куйдым: башта тегүче идем, аннан мастер итеп билгеләделәр. Дус булдык, төркемемдә бик тырыш кызлар иде, планны тутырмыйча калмадык. Хәзерге җитәкче Анатолий Голов кул астында да эшләргә туры килде. Бик ипле, ягымлы, кеше кадерен белә торган җитәкче.

Миңнур ГАПТЕЛАТЫЙПОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk