Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Завод әзер

-Яңа асфальт заводын мазут белән ягып (газ ягулыгында атна-ун көннән эшли башлыйбыз), 70 процент куәтенә бераз эшләтеп алабыз бүген, - дип хәбәр итте предприятие директоры Илшат Мәгъфүр улы.

Башын күккә терәгән завод корылмалары янында, Урал таулары күчкән мени: тау-тау вак таш, ком. Завод эшли башлауга бөркелеп чыгасы мазут төтенен, тузан болытын көтәм - юк! Элек заводның үзеннән биек булган морҗа торбасы да күренми - кыска гына морҗадан кайнап чыккан самавырдан бөркелгән пар шикелле генә сыек төтен пыскый. Директорның "экологик яктан чиста завод" диюе шушы икән.
Илшат Мәгъфүр улы: "Әле без эшләргә керешмәдек", - дисә дә, юлчылар 13000 квадрат метр юлда чокырлы җирләрне беренче кат ремонтлап чыкканнар инде. Өстән генә сылап китми алар, чокырны казып алып, таш тутырып тыгызлап, технология кушканча эшлиләр. Поселок юлларындагы кебек, язын ямагач, көзгә янә тарала торган түгел!
20нче майлардан завод тулы куәтенә эшли башлаячак. Аларның быелга уйланган эш-ниятләре турында яңа заводның ачылу тантанасында тасма кискәч сезгә ирештерербез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X