Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл кырыенда һәйкәлләр

Авылда зур тантана бүген! Һәркем бәхет-шатлык диңгезендә йөзә, көләч йөзләрдән елмаю китми, шат авазлар, күңелле моңнар яшәешкә ямь өсти, һәркайда җыр агыла, бөтенесе бәйрәм итә, күңелләр җырлап тора. Дәрәҗәле ике гаилә туганлашуын бөтен авыл зарыгып көтә. Чөнки туганнары-дуслары өй саен. Кияү-кәләш буласы яшьләр күптән машиналарына утырып, Казаннан кайтырга чыкканнар, офыктан...

Авылда зур тантана бүген! Һәркем бәхет-шатлык диңгезендә йөзә, көләч йөзләрдән елмаю китми, шат авазлар, күңелле моңнар яшәешкә ямь өсти, һәркайда җыр агыла, бөтенесе бәйрәм итә, күңелләр җырлап тора. Дәрәҗәле ике гаилә туганлашуын бөтен авыл зарыгып көтә. Чөнки туганнары-дуслары өй саен. Кияү-кәләш буласы яшьләр күптән машиналарына утырып, Казаннан кайтырга чыкканнар, офыктан балкып күренергә тиешләр. Бәйрәм булачак та соң бүген, гомергә шәп булып истә калачак!.. Әмма кайтыр вакытлары үтеп тә китте, тагын берничә сәгать көттеләр - юк та, юк. Күңелләр шомлана башлады. Кесә телефоннары да дәшми.
Юлда һәлакәт булган икән. Бәхет-шатлык, мәхәббәт тулы хисләрдән балкып, ашыгычлык белән кайтып, ярты юлга җиткәндә, кагыйдә бозып, каршыга бер машина килә. Маңгайга-маңгай килеп бәрелешкәнне абайламый да калалар. Кәләш белән аның шаһит кызы шундук һәлак була, кияү бик авыр хәлдә дәваханәгә озатыла. Катлаулы операция ясыйлар, хәзер дә хәле авыр, аңына килми икән. Бер авариядә өчәү һәлак булган, дүртесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.
Юл кырыенда тагын бер һәйкәл артты. Алар кешеләрне кисәтеп торалар, ә аварияләр булып тора. Сәбәпләре күп: тыелган зур тизлек белән йөрү, каршы як полосага чыгу, начар, тайгак юллар, машиналар төзексезлеге, руль артына исерек хәлдә утыру, игътибарсызлык авария ихтималын арттыра, беркем дә аннан тулысынча гарантияләнмәгән. Рәсәй юлларында ел саен 40000ләп кешенең гомере өзелә, 150000е гарипләнеп кала. Һәрберсе кемнәрнеңдер газизләре, сөеклеләре, ләбаса, алар өчен кан-яшь түгәләр. Машиналар көндезләрен ут яндырып та йөреп карыйлар, юлларга радар җайланмалары куелып, тизлек арттырганнарга "бәхет" хатлары да таратыла, әмма нәтиҗәсе аз - аварияләр кимеми - машиналар саны да арта бара шул. Елга 40000 кешене югалту безнең ил өчен зур сан инде ул, сугыш барган кебек! Әфганда 10 ел барган сугыш дәвамында, әнә, 15000 хәрби кешенең гомере өзелде бит.
Төрле машинага утырып йөргән бар. Йөртүчеләрнең күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтиләр, бер-берсенә юл бирешәләр. Һәлакәт начар адәмнәр аркасында килеп чыга - үзенә дә, башкаларга да афәт китерә. Антирадар куеп, тизрәк йөрергә тырышучылар күп. Тәҗрибәсез, тиз йөрергә яратучылар аварияне күп ясыйлар. Бер әйләнеп каплангач, я башка машина белән "сөзешкәннән" соң сабак алучылар бар, саклыклары арта. Бервакыт тәҗрибәле таксистка утырып Казанга барабыз. Тиз йөри, аны узучы машина юк. Каршыга килүче машинага бәрелдем, дигәндә генә үз полосасына кергән очрак та булды, ярый әле, машиналар арасында урын бар иде. Үз-үзенә шулкадәр ышанган, ә тормозы, я руле ватылып куйган булса?
Безнең юлларда тизлекне сәгатенә 90 чакрымнан арттырырга ярамый. Яхшы автомагистраль бик сирәк очрый, анда да тизлек 110нан артырга тиеш түгел. Ә машиналар сәгатенә 150 чакрым белән дә куалар - тизрәк барып җитәселәре килә. Антирадар "Тиле-тиле" дип кычкыра башлагач кына тизлекне кирәкле зурлыкка төшерәләр. Ә машина төзек булмаса, әйтик, тормозы эшләмәсә - авария булачагы көн кебек ачык.
Бервакыт берәү иске автобуста кеше ташып акча эшли иде, машинасын рәтләп карамады. Паромда берничә пассажиры белән күз алдында Камага чумды - туктатып кала алмады - тормозы тотмаган.
Шулай авария китереп чыгарган дистәләгән очрак искә төште.
...Азат әле училище да тәмамламаган, җәйге каникулда шәпләп ял итәргә Казаннан бистәгә кайтты. Маҗарага сусаган иде. Әтисе күрмәгәндә машинасын алып чыкты, үзе кебек яшь-җилкенчәкне утыртты да, су коенырга китте. Тизлек зур, борылманы абайламый калды. Ә машина, инерция буенча турыга очты, тирән яр астына тәгәрәде. Иптәшләренең өчесе, шул исәптән үзе дә һәлак булды. Исән калган берсе, аңына килгәч: "Без ничәү идек соң әле", - дип, уннарча метрга чәчелгән иптәшләрен эзләп йөри икән.
...Илдус тәҗрибәле, әйбәт йөртүче, әмма тиз йөри. Юлда вакыт әрәм итәргә яратмый. Янына өйрәтеп барырга хатыны утырган. Сөйләшеп бара торгач, борылышка җитүен сизми дә калды. Ә машина борылырга теләмәде. Турыга китте, кат-кат әйләнеп капланды, эчендәге кешеләрен 10-20 метрга чәчеп атты. Тагын өчәү гүргә керде.
Теләсә нинди транспортка үлем чыганагы итеп карарга кирәк. Туктап торганы да куркыныч булырга мөмкин. Бервакыт Т-150 тракторын юл кырыенда, үр өстендә тормозга куеп китәләр. Бистә уртасы, кеше күп йөри. Тормозы ычкынып китә, трактор үзеннән-үзе йөри башлый, ваемсыз гына барган берәүне, артыннан куып җитә, изеп-сытып китә. Юл кырыена төшеп капланып, изелеп-сытылып күпме тракторчы һәлак булды элеккерәк заманнарда. Кәефләнәләр дә, руль артына утыралар - андыйлар күп авылда бар иде. Бервакыт ДТ -75 тракторы да, хуҗасы дип тормый, механизаторны изеп-сытып китә.
Мотоцикл белән капланып үлүчеләр дә җитәрлек. Зур тизлек, тәҗрибәсезлек, эчү, юл, транспорт төзексезлеге, игътибарсызлык кешеләрне гүргә кертә. Транспорт ташкынында мотоцикл йөртүчеләрдән аеруча игътибарлылык сорала.
Тукталышта, транспорт көткәндә дә сак булырга кирәк. Машиналары белән автобус көтүчеләрне бәреп киткән, бишәр кешене һәлак иткән, үзләре качып киткән очраклар күпме? Алар кешене чебен урынына да күрмиләр.
Юлда " Зебра "дан чыкканда да сак булырга кирәк - үзеңне таптамасыннар, авария ясатма. Күп кеше тәртипле йөри, гомеренең кадерен белә, башкаларга да яхшылык кына тели. Светофор куелмаган урыннарда машиналар зебрадагы җәяүлене үткәреп җибәрергә тиешле. Ә руль артында күзе тонган адәм актыгы, я наркоман булса? Бәрдереп китүе дә бар. Пассажир да йоклап бармаска, күзәтүчән булырга, авария очрагына әзер булырга тиеш.
Юл кырыена куелган һәйкәлләр, гүя, кисәтә кебек: "Гомер ике килми, менә без җир йөзенә кире әйләнеп кайта алмыйбыз. Гомерегезнең кадерен белегез, үз-үзегезне саклагыз!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk