Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөгерепләр китәр иде

Район Мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә сәхнә түренә махсус коляскада мөмкинлеге чикләнгән бала - 10 яшьлек Диләрә Кәшәпова чыкканнан соң, зал дулкынланып куйды. Үзе чибәр, үзе җыр-моңга сәләтле бу кызчыкның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" ансамбле белән берлектә җырлады ул.


...Диләрә Кәшәповлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Тупырдап торган сабыйга балалар церебраль параличы дигән куркыныч диагноз куярлар дип кем уйлаган?!
-Район үзәк дәваханәсе невропатологы кызыгызның аяклары зәгыйфь, тикшеренеп кайтыгыз әле, дип безне Казанга җибәрде. 6 ай иде аңа ул вакытта. Шуннан бирле дәваханәләр юлын бик күп таптадык, әмма әлегә нәтиҗәсе генә күренми. Шулай да киләчәккә якты өметләр, Ходай кушып кызыбызны үз аякларына баскан килеш тә күрербез әле, дигән хыял белән яшибез,- ди әнисе Мөнирә ханым. - Инде тугызынчы елын Диләрә район балалар "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә елга ике тапкыр бушлай дәвалану курслары ала. Тәмам ияләнеп бетте ул үзәккә. Әлеге коллективка булган рәхмәтемне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Массаж, физик күнегүләрдән соң кәефе дә күтәрелеп китә баланың. Кызымның елмайган йөзен күреп үзем дә шатланып куям.
Мөнирә Кәшәпова - үзенең бар гомерен, тормышын балаларына багышлаган аналарның берсе.(Башы 1нче биттә).
Олы кызы Фәридәне мәктәпкә озатып, төпчеге Булатны балалар бакчасына илткәннән соң, бар көне Диләрә белән уза аның дисәк, һич ялгыш булмас. Тернәкләндерү үзәгенең дә үз кешеләренә әйләнеп беткәннәр алар. Бер генә бәйрәм, кичә дә Диләрә белән Мөнирә ападан башка узмый. Кирәк икән җырлый да, спорт ярышларында да катнаша алар. Әнә бит тернәкләндерү үзәге директоры Рәзинә Галиәхмәтова да:
-Мөнирә - иренмәс җан ул. Кайчан чакырсак та, кар-буран, яңгыр дип тормый, кызын алып килеп җитә. Бик актив гаилә алар. Диләрә үзәккә йөри башлагач күзгә күренеп үзгәрде. Биредә ул яңа дуслар тапты, малай-кызлар белән аралашу аңа тагын да көч өсти. Шигырьләр сөйли, җырлый да әле ул. Без аны бик яратабыз, - ди.
Диләрәне әнисе музыка мәктәбенә дә йөртә. Венера Госман кызы кул астында вокал серләренә төшенә ул. Җәй көннәрендә музыка мәктәбенә коляска ярдәмендә килсәләр, кар яугач чанага күчәләр.
-Безнең чит илләргә барып дәваланырга мөмкинлегебез юк инде. Шуның өчен кызымны теләге булган һәр җиргә алып барырга тырышам,- ди Мөнирә Хаҗип кызы. - Музыка мәктәбенә, эшләре тыгыз булуга да карамастан, җылы кабул иттеләр, зур рәхмәт аларга. Укытучысы да һәр балага шәхсән якын килә белә. Тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Зөлфия Шәймәрданованы да үз итте ул. Соңгы вакытта Диләрәнең район Мәдәният йорты сәхнәсендә еш чыгыш ясавында әлеге укытучыларның өлеше бик зур.
Диләрә - бик хыялый кыз. Матур итеп шигырьләр сөйләүдән тыш, табигать тарафыннан моңлы тавыш бирелгән аңа. "Унике яшь тулгач, колясканы бер читкә этәреп, аякларыма басам. Киләчәктә табиб буласым килә, - ди ул, өмет тулы күзләрен мөлдерәтеп. Тагын ике елдан..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk