Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язучы Нәбирә Гыйматдинова Кукмарага очрашуга килде

Район Мәдәният йортында 18 китап авторы, үзенең әсәрләре белән укучыларда халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяткан, "Ел китабы" номинациясендә күп тапкырлар беренче урынны алган язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу булды. Студент елларында Нәбирә апаның "Сихерче" китабын кулдан-кулга йөртеп бөтен курсның укып чыгуы әле һаман истә. Мәҗбүри рәвештә үзләштерелергә тиешле әсәрләрне бер...

Район Мәдәният йортында 18 китап авторы, үзенең әсәрләре белән укучыларда халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяткан, "Ел китабы" номинациясендә күп тапкырлар беренче урынны алган язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу булды.


Студент елларында Нәбирә апаның "Сихерче" китабын кулдан-кулга йөртеп бөтен курсның укып чыгуы әле һаман истә. Мәҗбүри рәвештә үзләштерелергә тиешле әсәрләрне бер читкә алып куябыз да, яраткан язучыбызның "серле" китабы эченә чумабыз. Авторның әдәп-әхлак, бер-береңә карата булган хөрмәтнең югала баруына борчылуы, мәхәббәт проблемаларын гәүдәләндергән хикәя-повестьлары беренче битеннән үк үзенә бөтереп алып кереп китә... Үзенчәлекле тел белән язылган "Ак торна сагышы", "Парлы ялгыз", "Сихерче", "Бүре" повестьларын кайчан кулыңа алсаң да, бер сулыш белән укып чыгасың. Моның сәбәбе, әлбәттә, әсәр вакыйгаларының, геройларның тормыштан алып язылуында. Район халкы белән очрашуга килгән Нәбирә Гыйматдинова бу хакта үзе дә сөйләде:


-Әсәрләремне укыганнан соң еш кына: "Бу чынлап та булган хәлме?" дип сорыйлар. Әйе, барлык әсәрләремне дә реаль вакыйгаларга нигезләнеп язам, - ди ул. - Әйтик, "Тамыр" повестенең төп герое - моннан 35 ел элек Казанда укыганда минем белән очрашып йөргән егет. Ул икенче кешегә өйләнеп башкаладан китеп барса да, дистә елларга узгач, без кабат очраштык. Мине бик тә аның язмышы кызыксындырды. Баксаң, ул егет гомере буе мине яраткан икән. Хатынының вафатыннан соң, әбисен ташлап китәргә батырчылык итмичә, чит җирдә төпләнеп кала һәм гомере буе туган ягын, авылын сагынып яши. "Сихерче"нең дә прототибы бар - мәрхүм булганчыга кадәр халыкны догалар белән дәвалаган күрше авыл әбисе. Бер гасыр яшәп вафат булды ул. Минем иң зур байлыгым - халкым, милләтем. Шуның өчен бернигә дә карамыйча язарга, иҗат итәргә тиешмен.


Нәбирә апаның төп темаларының берсе - хатын-кыз язмышы, урман. Геройларның күбесе табигатьтән үзенә яшәргә көч ала. Монда язучының урман почмагына сыенып урнашкан авылда туып-үсүенең дә йогынтысы сизелә...


-Мин - урман кызы. Шуның өчен әлеге тема миңа аеруча якын. Безнең күп вакытыбыз урманда, табигать кочагында үтә иде. Ял итеп, дару үләннәре, чәчәкләр җыеп үстек. Бүгенге көндә кыр-болыннарның сөрелүенә, урманнарның, андагы кыргый хайваннарның бетерелүенә йөрәгем әрни. Хайваннарда да җан бар, матурлык символы бит алар. Әсәрләремдәге геройлар аша: "Әй, бәндәләр, яманлык кылмагыз, начарлыктан тыелыгыз, болар өчен җавап тотарга да туры киләчәк бит!" - дигән фикерне әйтергә телим, - ди ул.


Нәбирә Гыйматдинова очрашуга килүчеләргә үзенең әле яңа гына табадан төшкән өр-яңа өч томлыгын тәкъдим итте, сораулар аша әсәрләр белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын да тикшереп карады:


-Ни өчен күке йомырка салгач, аны калдырып китә? Ангина белән авырган вакытта ни өчен урманга барып савыгалар?
Сораулар бик гади сыман тоелса, Нәбирә ханымның күпчелек әсәрләрен укыган булсак та, төгәл җаваплар бирә алмыйча, кышкы салкыннарда Кукмара итеге киеп җылынган язучыбызның бераз кәефен кырдык. Җаваплар бик гади икән: йомыркаларын җылытырга күкенең тән температурасы җитми, ангинадан исә кырмыска кислотасы дәвалый. Бу хакта язучының әсәрләрен укып белергә була.


Башкала кунаклары - Нәбирә Гыйматдинованың, очрашуда тамашачыны үзенең шигырьләре белән әсир иткән якташыбыз, Татар Толлысы егете, бүгенге көндә "Идел" журналының шигърият бүлеге мөдире Рүзәл Мөхәммәтшинның алга таба да иҗат дәрте сүрелмәсен, үзләренең яраткан укучыларын яңадан-яңа әсәрләре белән сөендереп торсыннар иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучы нәбирә гыйматдинова

erid: 2VtzqxWHLUk