Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы хатирәләр

Балачак хатирәләрен яңартып инеш-елгалардан ташу ага. Уйларым да еракта - балачакта. Апрель аенда тау өсләрендә карлар эрүгә сарыклар сакларга чыга идек. Бала-чага тавышыннан авыл тынып тормый. Сарык саклаган өчен авыл апалары һәр балага йомырка бирә. Олылар белән яр буенда ташу караулар, егетләрнең саламга ут төртеп аны суга агызулары, күмелгәнче карап...

Гел дә шулай
яшәр кебек идем,
Уйламадым
тормыш ваклыгын.
Ташу суы белән
бергә акты
Балачагым,
бәхет-шатлыгым.
Әти-әни дә юк,
ятим үстем,
Авыл халкы булды
терәгем.
Киңәш биреп
мине юатучы
Әрнеп янган чакта
йөрәгем.
Язлар җитсә,
очар кошлар кебек,
Туган якка
күңел тартыла.
Сыерчыклар аша
сәлам юллыйм
Туган авылым
Уразай халкына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X