Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр колагына! (шигырь)

Бәхетле яшәргә Һәркемнең хакы бар, Булса да бу юллар Артык киң яки тар. Көтмәгәндә килә Бу дөнья ачысы. Табылмый кайвакыт Чишелеш ачкычы. Һичкемнең хакы юк Язмышта уйнарга, Ышанып бирелгән Ул синең кулларга. Гаилә бәхете Ир белән хатыннан, Чиратлап килми ул Һичкемнең артыннан. Парлашып, киңәшеп, Гел бергә булыгыз. Булганы җитә дип,...

Бәхетле яшәргә

Һәркемнең хакы бар,

Булса да бу юллар

Артык киң яки тар.

Көтмәгәндә килә

Бу дөнья ачысы.

Табылмый кайвакыт

Чишелеш ачкычы.

Һичкемнең хакы юк

Язмышта уйнарга,

Ышанып бирелгән

Ул синең кулларга.

Гаилә бәхете

Ир белән хатыннан,

Чиратлап килми ул

Һичкемнең артыннан.

Парлашып, киңәшеп,

Гел бергә булыгыз.

Булганы җитә дип,

Нәфесне тыегыз.

Күп кирәк дөньяда

Төрледән төрлегә,

Күп төяп, күп кусаң,

Атлар да сөрлегә.

Мәхмүт ШАҺИӘХМӘТОВ, Кукмара

фото: http://www.bykhov.by/?p=29394

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X