Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәмсез калмадык

8 июньдә кичке якта булган яшенле яңгыр вакытында көчле җил чыгып, каралты-курабызның 108 квадрат метр мәйданда түбәсен алып ташлады. Узган ел гына япкан түбә калайларының эшкә яраксыз икәнен күрү бик авыр булды.

Ул минутларда нәрсә уйларга да белми идем, ярый әле өйдәгеләр: "Тыныч тот инде үзеңне, баш бәласе түгел, барыбыз да исән-саулар, болай да тазалыгың юк бит", - дип тынычландырдылар. Әйе, тазалык ягы какшады быел, әле кан басымы, әле баш авыртуы белән Кукмара, Казан дәваханәләрен күп таптарга туры килде.
Аллага шөкер, туганнар авыр вакытыбызда безне ташламадылар - түбәне яңадан калай алып ябып куйдык.
Гаиләбез исеменнән Илнур Газизуллин, Фирдүс Вәлиев, Ирек Әхтәмовка, матди яктан ярдәм күрсәткән Нурзада абый Мостафин, Мансур абый Шаһабиевларга зур рәхмәт җиткерәсем килә, аларның һәркайсына гаилә бәхете, исәнлек-саулык телибез. Шулай ук Зур Сәрдек авылыннан Мөдәррис абый Ибраһимовлар гаиләсенә хәлебезгә кереп түбә ябарга материал биреп торганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Авыр вакытта бер-береңә булышу үзе зур савап бит ул.
Безгә шундый борчу-хәсрәт килгәч, төрле сүзләр дә ишетергә туры килде, андыйларга да әйтер сүзем бар - кешенең хәленә керердәй сүз табып, туганнарыгызның барлыгына сөенеп, ярый әле безне Ходай саклады, дип әйтегез. Көчле давыл, юлына туры килсә, түбә генә дип тормый, төбе-тамыры белән агачларны алып ташлый, тимердән ясалган ут баганаларын бөгә. Барысы да Ходай кулында.
Һәркайсыбызга булган байлыгыбызның кадерен белеп, хәвеф-хәтәрсез, исән-имин яшәргә насыйп булсын иде.
Алмаз ХАФИЗОВ,
Купка авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk