Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янәшәмдә - ышанычлы остазым

Сәрдекбаш урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укыган вакытым. "Сезгә быел рус теле һәм әдәбиятыннан башка укытучы керә башлаячак", - дип, күңелебезгә борчу салдылар. "Ничек ияләнербез инде яңа укытучыга?" - дип борчылдык. Яңа гына институт тәмамлап, беренче мәртәбә укучылар алдына кереп баскан кап-кара чәчле, кара күзле, төз гәүдәле укытучыбыз ул вакытта үзе...

Сәрдекбаш урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укыган вакытым. "Сезгә быел рус теле һәм әдәбиятыннан башка укытучы керә башлаячак", - дип, күңелебезгә борчу салдылар. "Ничек ияләнербез инде яңа укытучыга?" - дип борчылдык. Яңа гына институт тәмамлап, беренче мәртәбә укучылар алдына кереп баскан кап-кара чәчле, кара күзле, төз гәүдәле укытучыбыз ул вакытта үзе дә каушагандыр. Ләкин безгә сиздермәде. Гадел, таләпчән, шул ук вакытта һәркемнең хәленә керә белгән укытучыбыз, Вәлиуллина Раушания Мансур кызы шушы көннән башлап, күңелебезгә белем орлыклары салды. Бервакытта да кычкырмады, "2"ле куймады, зарланмады. Бөтенебез дә аңласын дип, теманы һәрвакыт татар теле белән рус телен чагыштырып аңлата иде. Белем бирүдә, бу телләргә карата мәхәббәт тәрбияләүдә күп көч сарыф итте һәм яраткан укытучыбызга әйләнде ул безнең. Аның күңел чисталыгы, тормышны яратуы, оптимистик рухы безгә дә күчте.

Бала чактан ук укытучы һөнәренең авыр икәнен белеп-күреп үссәм дә (әнием дә укытучы, ул күп төннәрен йокысыз уздыра иде), 11нче сыйныфны тәмамлагач, әниемнең киңәше белән мин укытучы булу өчен Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Аны тәмамлаганнан соң, язмыш кушуы буенча, Кукмарада иң алдынгыларның берсе булган 4нче мәктәпкә эшкә билгеләндем. Кайчандыр мине укыткан Раушания Мансур кызы Кукмара егете Ринат абый белән гаилә корып, биредә эшли икән. Мәктәптә аның белән очрашкач: "Сезнең кебек балаларга тирән белем бирә алырмынмы? Сез күрсәткән ак юлны күрсәтә белерменме? Без сезне яраткан кебек укучыларым мине яратырлармы?" - дигән сорауларымны укытучым күзләремнән укып: "Борчылма, мин сиңа булышырмын", - диде. Шул көннән башлап, кирәкле киңәшләре, акыллы фикерләре белән миңа терәк тә, үрнәк тә булып яши остазым.
Укытучы хезмәте күптармаклы: дәрескә әзерләнәсеңме, ниндидер тәрбия чарасы күрсәтәсеңме, ата-аналар җыелышы үткәрәсеңме, әллә балалар белән экскурсиягә чыгасыңмы - һәммәсе дә үтә җаваплы, күп көч таләп итә. Берьюлы йөзгә якын бала белән эшли, һәрберсе белемле булсын, тормышта да үз урыннарын таба алсын өчен тырыша Раушания Мансур кызы. Соңгы вакытта балалар бигрәк тә үзгәрде. Моңа аларның нинди гаиләдә тәрбияләнүе, урамда кемнәр белән аралашуы да йогынты ясый. Укытучы һәрберсе белән аңлаша, уртак тел таба. Моннан тыш әле өйгә ияреп мең төрле язу-сызу эше кайта. Раушания Мансур кызы бар эшен төгәл һәм пөхтә итеп, вакытында башкара. Ул - чын остаз. Аның күпьеллык хезмәт тәҗрибәсе - яшь укытучыларга таяныч. Намуслы хезмәтенең нәтиҗәсе булып, укучыларының фәнни конференцияләр, конкурслар, республика олимпиадаларында призлы урыннар алуы тора. Районда күренекле мәгърифәтче Риза Фәхреддин укулары буенча фәнни-эзләнү эше белән катнашып, 6нчы сыйныфта гына укуына карамастан, Гөлназ Габдрахманова призлы урын яулады. Моннан тыш, Гөлназ һәм аның сыйныфташлары Рузәл Вәлиуллин, Алия Хәсәнова Бөтенроссия иншалар конкурсында "Россия тарихында минем якташларым" дигән эшләре белән катнашып, югары бәя алдылар. Ә 9нчы сыйныф укучысы Денис Аблаев татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының район турында беренче урынга лаек булды.
Раушания Мансуровна озак еллар мәктәпнең "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәген җитәкли. Әледән-әле газета-журнал битләрендә укучыларының мәкаләләре, шигырьләре дөнья күрә.
Сыйныф җитәкчесе вазыйфасын да бик теләп башкара ул. Балалар күңелен җәлеп итәрлек төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрә. Аларны экскурсияләргә алып барып, туган як белән таныштыра. Раушания Мансуровна һәр балага аерым якын килеп, тормышта һөнәр сайларга булыша, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Һәр яктан үрнәк кеше ул. Шуңа күрә укучылары җәмгыятьнең актив, алдынгы карашлы кешеләре булып үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk