Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңышларга куанып

Туембаш авылына килгәч, әкияти гүзәл дөньяга эләккәндәй буласың. Күз явын алырдай матур, төзек йортлар, гаҗәеп ямьле табигате гомерлеккә күңелдә кала. Туембаш төп һәм Чуллы башлангыч мәктәпләренең сабан туе бөдрә тал-тирәкле, кошлар сайравына күмелгән инеш буендагы мәйданда үтә икән. Кышын биредә хоккей уеннары, ярышлар уздырылган. Мәйданчыкны исә бөтен авыл халкы белән...

Сабантуй милли киемнәр кигән кызлар һәм егетләрнең дәртле биюләре, тәбрикләүләр белән башланып китте. Мәйданга җыелган халыкны Туембаш төп мәктәбе директоры Нурфия Зыятдинова җылы итеп котлаганнан соң, сүз район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровка бирелде.
-Бу күркәм чараны мәктәпнең еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча әти-әниләр алдындагы иҗади хисабы дип әйтер идем. Сабантуйның иң күркәм элементлары белән үрелеп баруы яшь буынга киләчәктә бу традицияләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде ул. - Туембаш төп мәктәбе укучылары фәнни олимпиадаларда, сәнгатьтә, спорт бәйгеләрендә уңышлы катнашып киләләр. Шуңа күрә, мәктәпне күп еллар җитәкләгән Ягъфәр Зыятдиновның тырыш хезмәтенә тиешле бәя биреп, аны югарырак урынга- районның яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе итеп билгеләделәр.
Ягъфәр Җаббар улы үзе дә тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Туембаш, Чуллы мәктәпләренә волейбол туплары бүләк итте. Әлеге мәктәпләргә һәрчак матди ярдәм күрсәтеп торучы "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галиев, авыл җирлеге башлыгы Илфат Гариповларның теләкләре халыкның күңеленә сары май булып яткандыр. Шуннан соң уку алдынгыларын бүләкләүләргә күчтеләр. Информатика буенча Бөтенрусия олимпиадасында 2 урыннарны алган Илдар Йосыпов һәм Алинә Газизоваларга дипломнар тапшырылды. Алинә чит телләр буенча регионара бәйгедә дә өченче урынны яулаган. Әлеге Бөтенрусия бәйгеләрендә катнашкан бер төркем укучыларга сертификатлар тапшырылды. Укучыларны бу сынауларга әзерләүдә зур тырышлык куйган мәктәп директоры Нурфия Зыятдинова, аның урынбасары Ринат Гайнуллин, укытучылар Гөлсинә Әхмәтҗанова, Фаина Рәхимуллина, Рузилә Фазылҗанова Сәләтле яшьләргә ярдәм итү үзәгенең дипломнарына лаек булдылар. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" район бәйгесендә - 3 урынга, районкүләм "Минем Ватаным" дигән "Аҗаган" хәрби-спорт уеннарында 2 урынга ирешкәне өчен Туембаш мәктәбе шулай ук дипломнар белән бүләкләнде. Куанырлык уңышлар булгач, бәйрәм итүе дә күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk