Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзелештә "урак өсте"

1973 елдан бирле капиталь ремонт күрмәгән Кукмара өченче урта мәктәбенең бу көннәрдә түбәсен алыштыру бара. "Стройком Плюс" ширкәте төзүчеләре ишек-тәрәзәләрне дә заманчага алыштыралар. 10 августка ремонт эшләре төгәлләнергә тиеш - район Башлыгы Р.Рәхмәтуллинның таләбе шундый. -Урыны белән идән, диварларны да тәртипкә китерергә кирәк булыр. Түбәдән аккан суга да юл ярырга...

1973 елдан бирле капиталь ремонт күрмәгән Кукмара өченче урта мәктәбенең бу көннәрдә түбәсен алыштыру бара. "Стройком Плюс" ширкәте төзүчеләре ишек-тәрәзәләрне дә заманчага алыштыралар.
10 августка ремонт эшләре төгәлләнергә тиеш - район Башлыгы Р.Рәхмәтуллинның таләбе шундый. -Урыны белән идән, диварларны да тәртипкә китерергә кирәк булыр. Түбәдән аккан суга да юл ярырга кирәк, - диде ул.
Укытучылар коллективының ял-каникулларны "онытып", җан-фәрманга мәктәпнең икенче яшьлеген кайтарырга тырышкан көннәре. Эшләгәннәренең куанычын күрсеннәр!

*********

"Чиста шәһәр" ширкәте хезмәтчәннәре (җитәкчесе Фидаил Шәрипов) Кукмарада гына түгел, район авылларында да игелекле эшләр башкарырга өлгерәләр. Ятмас Дусай авылында юл салу, Зур Кукмарада җәяүлеләр юлы түшәү - аларның хезмәт җимеше. Бүгенге көндә 22 гектар җирне биләячәк рус һәм татар зиратлары территориясенә илтүче юлларга асфальт түшәү өчен таш җәеп куйганнар, ике җиргә зират йортлары төзелеп, электр уты чыбыклары сузылган. Әле Ядегәр авыл җирлегенә барып, юлга күптән көтелгән ремонт ясап килергә дә ниятлиләр.
-Алга таба, - диде бу эшләрне башлап йөрүче, поселок Советының башкарма комитеты рәисе Фаил Газизов, - зиратлар урынын быел ук койма белән әйләндереп, аллеялар ясап, таш җәеп куярга исәп.
Торак йортлар төзү өчен яраксыз дип табылган бу тыныч урында поселок өчен мәңгелек йорт төзелүе - бик вакытлы һәм мәслихәт эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X