Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиздән пенсия яңача исәпләнәчәк

Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт пенсияләрен исәпләү буенча яңа кагыйдәләр эшләнә. Бу яңа тәртип 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер дип көтелә. Шул уңайдан, Россия Федерациясенең Пенсия фондында хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов катнашында видео-матбугат конференциясе булды. Яңа...

Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт пенсияләрен исәпләү буенча яңа кагыйдәләр эшләнә. Бу яңа тәртип 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер дип көтелә. Шул уңайдан, Россия Федерациясенең Пенсия фондында хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов катнашында видео-матбугат конференциясе булды.

Яңа пенсия кагыйдәләре нинди булачак? Алар бүгенге пенсия исәпләү формуласыннан нәрсәсе белән аерыла? Бүген хезмәт пенсиясенең күләме, иң беренче чиратта, нинди хезмәт хакы алып эшләүдән яки эш бирүченең үз хезмәткәренә пенсия системасына күчереп барган взнослар күләменнән тора. Әмма, хезмәт стажына аз әһәмият биреп, пенсияне мондый юл белән исәпләү озак еллар аз хезмәт хакына эшләгән пенсионерлар өчен файдага булмады, бер көн дә калдырмый хезмәт итеп, аз пенсия алучыларның моңа бик хәтерләре кала.

Яңа кагыйдәләр буенча беренче тапкыр "еллык пенсия коэффициенты" дигән төшенчә керәчәк. Бу коэффициент буенча һәр ел саен кешенең хезмәт эшчәнлеге бәяләнәчәк. Монда исә кешенең пенсия стажы һәм хезмәт хакы исәпкә алына, "тигезләү" дигән нәрсә булмаячак.

Әгәр дә пенсиягә чыкканда стаж 35 елдан артса, ул вакытта яңа кагыйдә буенча пенсия арттырып исәпләнәчәк. Хатын-кызлар өчен хезмәт стажы 30 елдан 40 елга кадәрге чорның, ир-атларга 35 елдан 45 елга кадәр булган чорның һәр елы өчен 1 пенсия коэффициенты өстәмә рәвештә исәпләнә. Хатын-кызларның хезмәт стажы 35 ел, ир-атларныкы 40 ел булганда тагын 5 пенсия коэффициенты өстәлә.

Яңа кагыйдәләр буенча стажга армиядә хезмәт иткән һәм бала белән өйдә утырган еллар да керәчәк. Аның үзенең аерым коэффициентлары бар. Армиядә хезмәт иткән еллар өчен бер минималь хезмәт хакыннан чыгып пенсия коэффицентлары исәпләнә: хәрби хезмәт үткән һәр ел өчен 0,85 пенсия коэффиценты. Бала белән өйдә утырган һәр ел өчен (һәр балага 1,5 ел исәбеннән) беренче балага - 0,85 пенсия коэффиценты, икенче балага - 1,7, өченче балага - 2,55 коэффициент туры килә.

Гомумән алганда, пенсияне исәпләгәндә барлык еллык коэффицентлар да кушыла. Ә пенсия коэффиценты бәясен ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте билгели.

Яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә вакытыннан соңрак чыгу отышлырык булачак дип көтелә. Әгәр дә пенсия яшенә җитеп тә, пенсияне билгеләтмичә эшләвеңне дәвам итәсең икән инде, ул вакытта пенсияң сизелерлек артачак. Яңа формула буенча пенсия күләме хезмәт хакы, стаж һәм пенсиягә вакытыннан соңрак чыгуга бәйле. Ул вакытта да нәкъ бүгенге кебек хезмәт пенсиясе иминиятләү һәм тупланма өлешләреннән торачак.

Пенсиянең тупланма өлеше дә Федераль закон тарафыннан көйләнәчәк. 1967 елда туганнар һәм алардан яшьрәкләргә 2013 елда пенсиянең тупланма өлешенә иминиятләү взносы тарифын сайлау мөмкинлеге тудырылды. Моңарчы гамәлдә булган 6 процентны калдырыргамы, әллә аны 2 процентка кадәр киметергәме - моны һәркем үзе хәл итә. Бу турыда тулырак мәгълүматны www.pfrf.ru сайтыннан карарга, район Пенсия фонды идарәсеннән белешергә мөмкин.

фото: http://www.tv21.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия яңа төр

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X