Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиздән - мәктәпкә

Кибет-базарларда мәктәп кирәк-яраклары сатучыларны күргәч, гүя балачакка әйләнеп кайткандай буласың. Җәйге каникулның соңгы аена чыгуга, без дә дәфтәр, ручкаларны барлый, ел саен Казан базарына барып, яңа сумка, кием-салымнар сатып ала идек. Форма күлмәген киеп, аркага букча асып, өйне әллә ничә тапкыр әйләнәсең, кергән таныш-белешләргә күрсәтеп мактанып та аласың. Барысын бергә...

Базарга керүгә, иң элек дәфтәрләр, аркага аса торган букчалар тезелгән сәүдә нокталарына таба юл алдык. Төрлелек бик күп, гомуми дәфтәрнең генә дә иллегә якын тышлысы бар. Берсеннән-берсе матур бизәкләр төшереп эшләнгән көндәлек һәм карандашларны күргәч, күзләр камаша. Балаларны кызыксындыру өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар бит хәзер - кайбер ручкаларның башына чәчәкләр элеп куелган, икенчесенә мультфильм геройларының рәсемнәре ясалган. Бәяләре алай "тешләми" үзе, шулай да һәммәсен туплый торгач, шактый саллы сан чыга. Әйтик, 12 һәм 18 битле гади дәфтәрләр 3 - 3 сум 50 тиен тора. Көндәлекне сыйфатына карап 20-80, гомуми дәфтәрне 12-18, дәфтәр һәм китап тышларын 1 сум 50 тиен - 10, карандашларны 3-5, ручкаларны 3-10, линейканы 3-10, бетергечләрне 5-10, буяу карандашларын 30-50, "Акварель" буявын 35-45, пеналларны 20-200 сумга алырга мөмкин. Кызлар һәм малайлар сумкалары исә 350-600 сум тирәсендә тирбәлә. Өлкән сыйныфлар өчен дәфтәрләр җыелмасы 250 сумга төшә. Беренче сыйныфка баручылар өчен тупланма (сумкасын да кертеп) алучыларга исә 2 мең 500 сум акча кирәк булачак.
-Канцелярия товарларын бик күп алып кайттык. Иртәрәк диләр, ахры, сатып алучылар бу көннәрдә алай күп түгел, берән-сәрән генә. Гадәттә халык август урталарында дәррәү куба. Үзләре теләгәнне күрсәтеп һәм сатып кына өлгер андый вакытта, - диләр кызлар.
Кукмара өченче урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы Гөлназ Хәсәнова белән Әлфия Галиәхбәрова яңа уку елына хәзерлек эшләрен башлап җибәргәннәр инде.
-Бүген гомуми дәфтәрләр сатып алдык. Үзебезгә ошаган көндәлек тә эзләп тапсак, әлегә җитеп торыр, - диләр алар. - Махсус уку формасын заказ биреп тектердек. Укытучыларны, сыйныфташларны сагынсак та, быел дәүләт гомуми аттестациясе бирәсе бар - шуның өчен мәктәпкә бару бераз куркыта...
Колхоз базарында форма күлмәкләре ак һәм кара алъяпкычлары белән бергә 800 сумнан 2 мең сумга кадәр. "Лира" кибетендә исә формаларның уртача бәясе 1 мең сум тирәсе тора, малайларга кәчтүм-чалбар 850 сумнан башлана. Шулай ук 500-800 сумга ак блузкалар, 600 сумнан башлап итәкләр дә алырга була. Аяк киемнәренең, спорт костюмнарының бәясе 1500-3000 сум арасында тирбәлә. Әлбәттә, һәрберсе сыйфатына һәм матурлыкка да карый. "Ратмир" сәүдә комплексында, "Универмаг"та да баласын мәктәпкә хәзерлим дигән кешегә бар әйбер бар.
Кукмарада яшәүче Ризидә ханымның игезәк кызлары узган ел беренче сыйныфка укырга кергән булган.
-Икесен бергә баштанаяк киендерү, сумкаларын тутыру 30 мең сумга төшкән иде, - ди ул. - Быел үсеп киттеләр, форма күлмәкләре белән аяк киемнәрен тагын алмыйча булмый, кеше арасында ким-хур итәсе килми бит. "Эссен" сәүдә комплексында дәфтәрнең бәясен 90 тиен дигәннәр иде, шуннан алмыйча булмас. Аз булса да акча янга калыр. "Народный", "Конфискат"та да әйберләр алай кыйммәт түгел. Кесә янчыгың калын булмагач, кайда очсыз, шунда эзләп барасың инде.
Баласын мәктәпкә хәзерләүчеләргә Ходай сабырлык бирсен. Элеккеге 3 тиенлек дәфтәр, 5 тиенлек ручкалар заманы артта калды шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk