Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиз дә, матур да

Быел районда ярты миллиардка якын сумлык төзелеш эшләре башкарылырга тиеш. Моннан тыш, әле күпме оешмалар, шәхси эшмәкәрләр төзи, яңарта, йөзләгән шәхси торак йортлар калка тора.

Соңгы елларда район төзелеш оешмалары арасында егәр туплаган, алынган объектларда эшне югары сыйфат белән башкара торган "Стройком Плюс" ширкәте август аенда Кукмара өченче урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләрен тәмамлап килә. Түбә калайдан ябылып куелган. Барлык тәрәзәләр пластикка алыштырылган, йөзгә якын эчке ишекләр яңартылган. Хикмәт, ишек-тәрәзәләрне алмаштыргач, сылау-шомарту эшләре башкарыласы көн кебек ачык булса да, сметада ул каралмаган. Хәер, капиталь ремонт эшләренә тәгаенләгән акча кайда да ихтыяҗны канәгатьләндерми. Бер керешкәч, әйбәт булсын дип тырышасың бит. Ярый әле диварларны шомарту, идәннәрне яңартуга район хакимияте акча юнәткән.
Вадим Мәхмүт улы Әхәтов җитәкләгән "Стройком Плюс" оешмасы быел Лубян урта мәктәбендә ремонт эшләрен тәмамлаган инде. Район бюджетыннан бүлеп бирелгән 9 миллион сумга Лубян урта мәктәбенең беренче катына балалар бакчасы урнаштырылган, актлар залы, спортзал, ашханә ялт итеп ремонтланган. Оешма әле Мәмәширдә дә балалар бакчасын мәктәп бинасында урнаштырырга ниятли. Башкарып чыгасыларына шик юк. Чөнки үткән ел да ТР Президенты күзәтчелегендә булган "Бәләкәч" программасын тормышка ашырып, Зур Кукмара, Манзарас авылларында балалар бакчалары төзегәннәр иде, Поч.Кучук авылының мәдәният йортын курчак өе кебек ясап бирде алар. Поч.Кучук мәктәбендә балалар бакчасын урнаштыруны да уңышлы башкарып чыктылар.
Оешманың базасы да ныгый бара. Пластик тәрәзәләрне үзләре ясыйлар. Металл ишекләр, баскыч тоткаларын, түбә кыекларын да үз көчләре белән коралар алар.
Рәсемдә:
Кукмара өченче урта мәктәбен уку елына җиткерү өчен тырышып эшләүчеләр: мастер Дамир Бариев, эшчеләр Җәүһәрия Гәрәйшина, Алмаз Гайнанов, Булат Җиһаншин, Галина Сәләхова җитәкчеләре Вадим Әхәтов белән киңәш-табыш итү вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X