Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терсәкне тешләп булмый

Моннан берничә ел элек гаиләсе белән безнең районга күченеп килгән ул. Тормышын йөз сиксән градуска үзгәртеп яши башлау өчен. Тик үзе әйтмешли, әрәмгә үткән елларны сызып атып, тормыш китабының шул битләрен ертып ташлау мөмкин түгел: искә төшеп, күңелне әрнетеп торалар. "Хәзерге акылым булса, тайгак юлга керер идеммени? Терсәк якын булса...

Барысы да кайнар ноктада хезмәт иткәндә башланган. Һәр солдатка җиң кесәсенә тыгып куела торган аптечка бирелгән, анда хирургиядә кулланыла торган морфин да булган. "Атышлар вакытында яраланган иптәшләремә шул морфинны кадый идек. Авыртуга түзә алмыйча кычкырганын күреп, үз аптечкаңдагысын да өстисең. Кызыксынып, үзебезгә дә ясап карадык ул даруны. Сизмисең дә икән ияләнеп киткәнеңне. Рәхәтлек тойганлыктан, тагын да татып карау теләге туа. Берәр авырту сизсәң дә, әйтик, теш сызласа да, шуны кабул итәсе килә иде", - ди әңгәмәдәшем.
Армиядән кайткач, яман гадәт турында шактый вакыт онытып торган. Өйләнеп, үз тормышын корып җибәргән. Матур гына яшисе урында күңеленә янәдән вәсвәсә кергән бит. Таныш-белешләр аша наркотик матдәләр эзләп тапкан. Үзе менә ниләр сөйләде:
-Биредә героин гына бар иде. Рәхәтлеге морфинныкы кебек үк, әмма соңыннан, "ломка" вакытында авыртулар көчлерәк. Наркотик бит ул шундый: хәлең булмаса, хәл кертеп җибәрә. Бернидән курыкмыйсың. Үзеңне әйбәт хис итә башлыйсың, гәүдәңдә җиңеллек тоясың, ару-талуны белмичә, робот урынына тәүлек буе да эшли аласың. Кешеләрне кол урынына эшләтүчеләр әнә шул ысулны куллана, дип ишеткәнем бар. Бу очракта, билгеле, организм бик тиз сафтан чыга. Наркотикка бер ияләнсәң, котылу ифрат кыен. Тәүге тапкыр куллангач, беренче төнне йоклап булмый. Аннары инде "кайф" кичермичә күзгә йокы керми башлый. "Ломка" башлануның беренче билгеләре: салкын тигәндәге кебек борыннан ага башлый, егәр булмый. Бераздан авыртуларга чыдый алмыйча, стенага менәсе килә. Элмәккә башны тыгыйм микән, дип уйлап куясың хәтта. Организмның һәр буыны, һәр күзәнәге сызлый, берни эшлисе килми. Гел наркотик яки акча турында гына уйлыйсың: каян табарга? Нервлар шулкадәр киеренке була ки, шартлар дәрәҗәгә җитәсең. Шул чагында наркотик дигән агуны табып кулланасың икән, яңадан тугандай буласың, биеп йөрисе килә, дөнья шулкадәр матур тоела. Бу халәтнең бетүен теләмисең: мунчага кергәч тә, организмнан героин тир белән чыкмасын өчен, тиз генә юынасың. Без яшәгән төбәктә героин булмаганда бик авыр иде. Ул чакта берничә көн кулланмыйча торырга мәҗбүр буласың. Таныш егетләрнең мәк сабагыннан кайнатып биргәннәре булды: алар мәк таба, мин - кирәкле реактивларны. Аларның, кан тамырларына җибәрмичә, героин тузанын сулаганнарын да күрдем. Болай аларның наркоман икәнлекләре беленми. Яман гадәт белән араны өзгәч, әлеге егетләр белән аралашудан туктадым. Очратсам да әйләнеп уза идем.
Әңгәмәдәшемнең үзен интектергән соравын үзенә бирдем әле: наркотикларга акчаны кайдан тапкан соң, ничек җиткергән? Ул берни яшермәде:
-Бер дозасы 200 сум иде ул чакта. Торган саен күбрәк кирәк була башлый ул, бер куллану 1000әр сумга җитә иде. Шөкер, кеше талар дәрәҗәгә җитмәдем. Акча табу өчен йә кемгәдер булышырга яисә "чумара" эшләргә туры килде: заводта слесарь һөнәрен үзләштергән идем, шул ярап куйды. Кесәмдә ун тиен акчам булса да, "мая"га дип җыеп куя идем. Артык әйбер сатып алу юк инде. Оят булса да, әйтим: өйдәге өр-яңа әйберләрне дә алып чыгып саттым. Талашып бетсәк тә, түзгәне өчен хатыныма рәхмәт инде. Түзми ташлап китүчеләр дә бар бит.
Әңгәмәдәшемне наркоманлыктан коткару өчен барчасы: әнисе, туганнары, хатыны зур тырышлык куя. Бигрәк тә абыйсы өзгәләнеп йөри. Әмма наркотиклардан кинәт кенә баш тарту мөмкин түгел. Дозаны әкренләп киметеп, наркотик матдә урынына кан тамырына гади су җибәреп, үзен алдарга омтылып карый. Дәваханәдә системалар астында ятып чыкканнан соң, өйгә кайткач, янә нидер җитмәгән кебек тоела, үзенә урын таба алмый һәм күпмедер вакыттан кабат яман гадәтенә тотына. "Кесәдә акча булгач, рәхәтлеккә чыдый алмагач, наркотикларга тартыласыңдыр инде ул: су ташыйсы, утын кисәсе юк, тормышта барлык уңайлыклар булдырылган", - дип аңлата үзе сәбәбен. Шулай итеп, бер ташлап, бер башлап дигәндәй үткән елларны санасаң, наркоманлык стажы ун еллап булыр.
Ихтыяр көче бар икән бит: ахыр чиктә үзен кулга алуы, тәүбә итүе , минемчә, хөрмәткә лаек. Адәм баласы хаталардан хали түгел, иң мөһиме - шуны вакытында аңларга кирәк.
-Дәваханәгә кат-кат кереп ятарга туры килде, - дип сөйли ул. -Башкаларга көнләшү белән карау наркоманлык упкыныннан чыгарга этәргеч булды. Ак көнләшү ул: яшьтәшләрем йортлар салды, ничәмә-ничә машина алыштырдылар, ә мин... Дөрес, минем дә машинам бар иде, кредитка алган идем. Наркоман булганлыктан, аны йөртү хокукын раслаучы таныклыкны бирмәделәр. Машинаны сатып, кредитны түләп бетерергә туры килде. Тырышсам, хәзер дә алам мин аны. Чыктым бит миңгерәткеч халәттән. Шундый рәхәт. Хәзер гел эш турында гына уйлыйм. Наркотиклар кулланган чакта балаларыма минем тарафтан игътибар булмады, артык әйберләр дә алмаганмындыр аларга. Хәзер көн саен туңдырма, соклар, башка тәм-том алып кайтып торам. Хезмәт хакымны хатынга бирәм. Ел саен туган көненә зур бүләк алам. Гаиләм каршындагы гаебемне юасым килә. Кесәмдә артык тиен булса да, кирәк чакта өйдә калдырырга тырышам. Ә болай үзем белән һәрчак акча йөртүдән курыкмыйм. Сүземдә торырга омтылам. Хәтерлим, бер елны әҗәтләргә чумган идем. Көч-хәл белән тырышып-тырмашып түләп бетердем. Бурычка алганда гына рәхәт ул, кесәгә акча кергәч, чыгарып бирәсе килми икән.
Дин юлына басу, яшәү мәгънәсен аңлау әңгәмәдәшемнең күп нәрсәләргә карашын үзгәрткән. Мәчеткә йөри, изге Коръәнне өйрәнә башлаган. Җомга намазларына йөрүдән генә тукталып тора икән, алга таба йөрергә исәпли. Бер җомганы калдырсаң, яныңа шайтан ияләнә башлый, өченче тапкырында кулдан тота, җибәрми икән ул, дип аңлата сәбәбен. Шуңа карамастан, һәр эшкә дога белән керешүе, гел догада булуы турында сөйли. Исерткеч эчемлекләрдән дә баш тарткан: ике ел авызына алмый икән. Берничә ай элек тартуын ташлаган.
-Үзең пыскытканда исен сизмисең икән. Хәзер кулларымны юганда иснәп карыйм да, тәмам сеңгән тәмәке исе әле дә бетмәгән кебек тоела. Тәмәке көйрәтеп торучы кеше янына килсәм дә, күңелем болгана башлый, - дип сөйли бу хакта.
Бүгенге көндә ул җир җимертеп эшли алуына, балаларының сау-сәламәт булуына сөенә һәм аларның "бик яхшы" билгеләренә укуы белән горурлана. Иң мөһиме - гаиләсенең таркалмавы. Элек яшәгән төбәгенә баргач, наркотикларга бәйлелектән котылган иптәшләрен очратырга туры килгән. Һаман да тартылабыз, тик тыелып торабыз, гаилә тормышын янәдән бозасы килми, дип кичерешләре белән уртаклашканнар. Аларның кайсы берничә тапкыр өйләнгән, кайсы төрмәдә утырып чыккан. Хәзер кешечә яшәп калырга теләүләре хакында әйткәннәр. Гомерләр бер генә бит, үтә дә китә.
-Элгәре наркотиклар кулланганда мин көн саен: "Ахыргы елымны яшимдер", - дип уйлый идем. Хәзер киләчәккә өметем бар, - дип йомгаклады сүзен тормышта үз кыйбласын тапкан әңгәмәдәшем. Тормыш иптәше белән бергәләп балаларын исән-сау үстерергә, хак юлдан атлап, бәхетле тормыш кичерергә язсын үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk