Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Телевизорлар Зур Кукмарага һәм Түбән Үрәскә китте

7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме көнне "Намус" ширкәте үзенең сатып алучылары арасында призлар уйнатты

"Намус" ширкәте район халкын азык-төлек белән тәэмин итүдән тыш, автомобильләргә запчастьлар сату, автотехника ремонтлау һәм юу хезмәте күрсәтә. Кафе эшеннән дә клиентлар канәгать.
Инде сигезенче тапкыр үткәрелүче бу бәйрәмдә егермеләп бүләк уйнатылды.
Тамашаны алып баручы Рәмзия Хөсәенова бер-бер артлы бәхетле саннарны игълан итеп тора.
Байлангардан пенсионер Флера Хөрәмшина кыйммәтле планшетка ия булды. Аны Рәмзия:
-Таныш апа, узган ел нәрсә откан идегез әле сез? - дип каршы алды.
-Иң зур бүләк - телевизор. Мине бәхетле дими, нәрсә дисең инде.
Ул арада Кукмарадан Алексей Глухов микродулкынлы мич, Кәчимир авылыннан Люция Закирова тузан суырткычлы булдылар.
-Хәзер телевизор уйнатабыз, - диюгә, бөтен кешенең күзләре билетларына текәлде. Әмма бәхетлеләр икәү генә иде. 107 сантиметрлы телевизорларның берсе - Зур Кукмарадан Гөлгенә Басаева билетына чыкты.
-Әле эшләмим, өйдә утырам, - ди Гөлгенә. - 3 малаем бар иде, менә, Аллага шөкер, кыз алып кайттым. Кызыма бүләк булды инде бу.
Түбән Үрәстән Светлана Бикбаева авылда хат ташучы булып эшли икән. Ун билетым бар иде, берсенә менә телевизор чыгарга язган икән. "Намус" ширкәтенә рәхмәт, эшләре уң булсын. Бу көнне иң күп билет алган кешеләр дә бүләк белән кайтып киттеләр. Ә инде приз чыкмаганнарга Илнар Камалиев иң матур җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk