Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

40 елдан артык балалар укыткан Сәрдекбаш мөгаллиме алтмышны тутырган

Әнисе белән генә үсте Рифхат. Саимә апа уңган, сәләтле, кешелеклелек сыйфатлары белән башкаларны үзенә тартып тора, изгелекләр генә эшли торган кеше иде, балаларын да үзе төсле итеп тәрбияләде. Килгәннәрне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Ул пешергән, сыйлаган ризыкларның тәме, авызда әле дә саклана. Улы...

Әнисе белән генә үсте Рифхат. Саимә апа уңган, сәләтле, кешелеклелек сыйфатлары белән башкаларны үзенә тартып тора, изгелекләр генә эшли торган кеше иде, балаларын да үзе төсле итеп тәрбияләде. Килгәннәрне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Ул пешергән, сыйлаган ризыкларның тәме, авызда әле дә саклана. Улы да үзе кебек гади, гадел, тырыш, игелекле бала булды. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булганлыктан, кечкенәдән кул арасына кереп, эш рәтен белде Рифхат. Үрнәк яшәү рәвеше алып барып, әнисенә гел шатлык кына китерде. Вакытында үзенә йорт салып керде, зур каралты-куралар да төзеп куйды.

Апасы да бар иде аның, әмма ул фаҗигале төстә һәлак булды. Тау астында, табигатьнең гүзәл кочагында чишмә бар, шунда су алырга төшкән булган. Су алып торганда тау өстенә куелган машина тормозыннан ычкынып китә дә, туп-туры чишмәгә таба ыргыла. Исенә килергә өлгерми, чишмә йорты белән бергә машина изеп китә үзен.

Авырлыкларны күп күрергә туры килә Рифхаткә, аларны җиңеп чыга, үзе ныгый бара. Тырышып укып, гел "5 "кә диярлек, Зур Сәрдек урта мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Үзе шул ук фәннәрне мәктәптә дә укыта башлый. Аннан соң ул озак еллар авыл советы рәисе, партоешма секретаре йөкләрен тартты, һәркайда эшен намус белән башкарды. Ул чорда күп яхшы эшләр башкарылды, ярдәм сорап килгәннәр аңа бик рәхмәтле-халыкка салам, печән, төзелеш материаллары да бирелде, матур йортлар да корылды. Тәрбия эше дә тиешле югарылыкта иде. Хуҗалык гел алдынгылар сафында булды.

Халык арасында актив лектор, агитатор, пропагандист кына түгел, сәхнәләрдә шәп артист буларак та танылды. Ул заманнарда безнең төбәктәге өч авылда зур гына мәдәният йортлары гөрләп эшләп тора, анда укытучылар бәйрәм саен концерт-театрлар оештыралар иде. Бу тамашалар Рифхаттән башка узмый, анда ул төп рольләрне башкара. Бервакыт "Язлар моңы" спектаклен куеп, халыкны сөендерделәр.

Уйлап табучан, фикерләү сәләте дә көчле үзендә. Төбәктә шахмат чемпионы да әле ул.

Бервакыт мәктәпкә биология, хезмәт укытырга Зиннур исемле укытучы килде, тиз арада дуслашып та киттеләр. Балалар тәрбияләүдә, яңадан-яңа төр эшләр оештыруда башлап йөрде алар. Авыл мәдәният йортларында укучылардан агитбригада оештыру, концертлар кую, "Яктылык" стена газеталары чыгару традициягә керде. Дуслыкның нәтиҗәсе шул - Рифхат Зиннурның балдызы Наиләгә гашыйк була, озакламый гөрләтеп туй үтә. Ике ул, бер кызга җан, очарга канатлар куялар, югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Инде, сөенеч арты сөенеч булып, оныклар үсеп килә.

Туган якка кайткан саен Рифхатләрне күрергә, хәлләрен белергә ашкынабыз. 22 елыбыз - яшьлегебезнең иң матур чоры бергә эшләп үтте бит! Өебез янгач та булышлык күрсәтте ул. Матди яктан ярдәм оештырды. Күп кенә туганнар да алай эшләмәс. Хәзер дә туганнары кебек каршы алалар, аралашып торабыз.

Колхоз таралгач, яраткан эшенә, мәктәпкә әйләнеп кайтты Рифхат. Укыта, укучыларны математикадан бердәм дәүләт имтиханына әзерли, җаваплы эшләрне аңа ышанып тапшыралар. Авторитеты зур.

Ир-егеткә тиешле барлык-эшләрне башкарды - йорт салды, агачлар утыртты, балалар үстерде. Буыннар эстафетасы дәвам итә. Тик гомерләр бик тиз үтә икән.

Менә шулай каршылый 60 яшен Рифхат Фәйзуллин.

Рәхимҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәрдекбаш мөгаллим

erid: 2VtzqxWHLUk