Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Спортчы да, хәбәрче дә...

-Алтмышынчы елларда, Байлангар мәктәбендә укыганда, Кукмарага чаңгы ярышына кичтән килеп, "Колхозчылар йорты"нда куна идек. Районыбызның данлыклы спортчысы, ярышлар хөкемдары Сәлим абый Ульдановның: "Монда нишләп ятасыз, әйдәгез, итек фабрикасындагы клубка киттек", - дип безне, бер төркем укучыларны, оештырып кинога алып баруы әле дә хәтердә. Бетмәс-төкәнмәс энергиясе бер дә сүрелмәс, мәңге яшь...

Ул вакытта Сәлим Сәгыйдулла улына ничә яшь булгандыр, белмим, әмма хәзер дә тиздән сигезенче дистәне тутыруына карамастан, яшь егетләрдән аермалы түгел ул: спортчыларга гына хас булган төз гәүдә, ачык зиһен. Ә инде спорт турындагы хатирәләрен барлый башласаң, күзләре очкынланып яна аның - тәүлек буена әлеге темага сөйләргә әзер...
-Гомерем буе спортны яраттым. Кайда гына хезмәт куйсам да, район күләмендә оештырылган бер генә спорт ярышыннан да читтә калмадым. Заманында футболын да уйнадык, чаңгы, биатлонда да сынатмадык, - ди ул.
Ульданов Сәлим Сәгыйдулла улы, Кукмара 1нче мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң, элеваторга эшкә керә. Бераз тәҗрибә туплагач, яшь белгечне электрик вазыйфасына күчерәләр. 1954 елда Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүдә үз өлешен керткән Сәлимне тиздән армиягә алалар, өч ел Ташкент өлкәсендә хәрби хезмәт уза ул.
-1959 елда КПСС райкомы кушуы буенча спорт оешмасына рәис итеп билгеләндем. Ул вакытларда спортның гөрләп торган чагы. Районда өч спорт җәмгыяте бар иде. Николай Саватеев, Мәгъсүт Гайфетдинов, Мәхмүт Сафин - атаклы футболчылар, Ош.Юмьядан Георгий Чернов, Ныртыдан Марсель Гобәйдуллиннар - чаңгычы, Нырьядан Петр Кузьмин атаклы биатлончы иде. Футбол буенча РСФСР беренчелегенә чыгыш ясарга Куйбышевка кадәр бардык, аннан җиңү белән кайттык. Чаңгы, биатлон буенча да республика ярышларында призлы урыннар яулый идек, - дип искә ала Сәлим абый ул елларны.
Автотранспорт хуҗалыгында диспетчер вазыйфасын башкарганда, район хәрби комиссариатында ун ел прапорщик булып хезмәт иткән чорда, итек фабрикасында эшләгәндә дә спортны үзенең юлдашы итә ул - Кукмараның футбол командасы составында уйный, берничә ел рәттән команда капитаны булып тора. РСФСРның судьялар коллегиясенә кертелгән Сәлим Ульдановны ел саен биатлон, чаңгы ярышларына хөкемдар буларак та чакыралар.
-Кукмараны Россия күләменә чыгара алдык. Ярышларга әзерләнү өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган иде, атна саен диярлек районда нинди дә булса чара уздырдык. Мәктәп укучылары, яшьләр дә тартыла иде спортка. Сәламәтлек өчен дә файдасы зур бит аның, - ди ул.
Сәлим Сәгыйдулла улы 1960-70 елларда район газетасының актив хәбәрчесе була. Газета укучыларны даими рәвештә спорт яңалыклары белән таныштырып барганы өчен беренче мөхәррир Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия бирелә аңа. Үз хәбәрчебез буларак та күңелебезгә якын ул безнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X