Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шигырь сөючеләр бәйрәме

Березняк урта мәктәбендә якташыбыз, шагыйрь, биш китап авторы Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган беренче районкүләм шигырь-поэмалар бәйгесе узды.

Район мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге тарафыннан оештырылган әлеге чарага барлык мәгариф учреждениеләренең шигырь сөючеләре килгән иде. Бәйгедә якташыбыз, халыкара төрки академиясе академигы, ТРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучыларның Җамал Вәлиди исемендәге бүләге иясе, профессор Фоат Галимуллин, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла да катнашты.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, әлеге чарага килүчеләрне тәбрикләгәннән соң, мөхтәрәм язучылар белән таныштырды, районда яңа бәйге оештырылуның әһәмиятен ассызыклады.
Рәниф Шәриповның кайсы гына шигырь-поэмасын алып карасаң да, һәрберсендә туган як, туган авыл, тел, әдәп-әхлак мәсьәләләре кызыл җеп булып сузыла. Шигырь бәйгесенә килгән укучылар шагыйрьнең әсәрләрен илһамланып, чын күңелдән бирелеп укыды. Берсеннән-берсе кечкенә башлангыч сыйныф укучылары озын-озын поэмалар ятлаганнар. Аларга карап Рәниф ага гүя үзенең балачагына кайткандай булды, ирексездән күзләре яшьләнде аның. Шагыйрьнең иҗатына багышланган презентацияләр дә һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бәйгегә яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүлеп нәтиҗә ясалды. 7-10 яшьлекләр арасында беренче урынга Зөһрә Әюпова (Березняк урта мәктәбе, 3 сыйныф, укыт. Н.Абдуллина) лаек дип табылды. Икенче-өченче урыннарны Фидәил Шәрипов (Аш-Буҗи башлангыч мәктәбе, 2 сыйныф, укыт. М.Гатина), Илүзә Тимергалиевалар (Кукмара 4нче урта мәктәбе, 1 сыйныф, укыт. Г.Хәйдәрова) бүлеште. 11-14 яшьлекләр арасында беренче урынга - Зөлфия Закирова (Түбән Өскебаш урта мәктәбе, 8 сыйныф, укыт. М.Шакирова), икенчегә - Алсу Хәлилова (Кукмара 1нче гимназиясе, 6 сыйныф, укыт. Г.Нәҗипова), өченчегә - Фәридә Сәйфетдинова (А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей, 8 сыйныф, укыт. А.Бәдертдинова) чыкты. 15-18 яшьлекләр төркемендә беренче урында - Илүзә Әхмәтова (Нырты урта мәктәбе, 10 сыйныф, укыт. Г.Мирзагаянова), икенчедә - Индира Гайфуллина (Кәркәүч урта мәктәбе, 11 сыйныф, укыт. Р.Хакова), өченчедә - Алисә Матвеева (Кукмара аграр колледжы, 2 курс, җит. Д.Гадиятуллина). Җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды, катнашучыларның барысы да Рәниф Шәриповның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X