Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Редакциягә быел 400дән артык хат килде

Җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары Рәшит абый Минегалиевның әледән-әле: "Газетаның бит саннарын арттырырга кирәк. Кая куярга да белмим бу язмаларны, урын җитми", - дип сөйләнгәне колакка чалына. Әле без, журналистлар язмаларыннан башка, хәлебезне даими белешеп торучы актив хәбәрчеләребез дә күпме. Күргәнегезчә, газетабызда реклама күп мәйданны алып тора. Берни эшләр хәл...

Җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары Рәшит абый Минегалиевның әледән-әле: "Газетаның бит саннарын арттырырга кирәк. Кая куярга да белмим бу язмаларны, урын җитми", - дип сөйләнгәне колакка чалына. Әле без, журналистлар язмаларыннан башка, хәлебезне даими белешеп торучы актив хәбәрчеләребез дә күпме. Күргәнегезчә, газетабызда реклама күп мәйданны алып тора. Берни эшләр хәл юк - районыбыз халкы эшчән, тырыш булганга күрә төзелешләр алып бара, алу-сату белән шөгыльләнә, реклама бирү - сатуның иң отышлы мөмкинчелеге икәнен аңлап, үзе җитештергән товарны район халкына тәкъдим итә. Аннан соң, редакциянең финанс хәле реклама акчасына да бәйле. Без шул акчага яшибез, барлык башка чыгымнарны каплыйбыз, хезмәт хакы алабыз. Кайбер газета укучыларыбыздан газетагызда реклама бик күп чыга, дигән фикерләр ишетелсә дә, бу - район газетасы тоташ реклама газетасына әверелде дигән сүз түгел әле. Чөнки закон таләпләре нигезендә газетаның һәр санында 40 процентка кадәр реклама бирергә хокукы бар һәм безнең бу таләпне беркайчан да бозганыбыз юк.

Сүз башым бит шүрәле, дигәндәй, хатларга күзәтүне язмаларга урын аз, диюдән башлап киткән идем. Реклама гына түгел, хатлар да күп килә безгә. Аеруча төрле даталар, бәйрәмнәр уңаеннан, шуларга багышлап үткәрелгән төрле чаралар турында хатларны еш алабыз. Аларның кайберләре җаваплы сәркатипнең калын папкасында дөнья күрергә үз чиратын көтеп яталар да, инде бирелүнең мәгънәсе калмады, дип архивка озатылалар. Шуңа күрә бүген инде архивка куелачак кайбер хатларга тукталыйк.

"Татар халкы үзенчәлекле гореф-гадәтләргә, дини бәйрәмнәргә, матур йолаларга бик бай. Яңа 2013 елның тәүге аенда Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне - Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде, - дип башлана Янил урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Рәмзия Ганиеваның хаты. - Укытучыларыбыз бу айда изге гамәлләр кылу аеруча саваплы булуын һәрвакыт искәртеп тордылар. Без, 5нче, 6нчы сыйныф укучылары, яхшы гамәлләр эшләргә ашыгып, ялгыз торучы һәм ярдәмгә мохтаҗ әбиләргә юл тоттык. Мин Мөхтәрәмә апаны тыңлый-тыңлый өен җыештырдым. Ишле гаиләдә туып-үсүен, гомер сукмагын ничек үтүен иренмичә, тәфсилләп сөйләде ул. "Кеше таш атса да, аш белән җавап бирегез, өлкәннәргә булышу бик игелекле эш", - дип рәхмәт әйтә-әйтә мине озатып калды." Бездән теләк - Рәмзия һәм аның яшьтәшләренең өлкәннәргә карата игътибары һәм ихтирамы Мәүлид ае белән генә чикләнмичә, гомерлек булсын иде.

Мәчкәрәдә яшәүче Әлфинур Фәйзрахманова да хатында шушы ай хөрмәтенә мәчеттә өлкәннәр өчен аш мәҗлесе үткәрелүен хәбәр итә. "Күркәм, чиста-пөхтә булган мәчетебезне күреп сөендек, аның һәр почмагыннан нур бөркелә. Азан әйтеп, намаз укыганда күңелем тулды. Өлкәннәр белән янәшә мәктәп яшендәге балалар булу да безнең киләчәгебезнең өметле икәнен күрсәтә", - ди милләттәшебез.

"Пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләп үтү бик күркәм гадәт. Дин тоту, намаз уку һәрбер мөселманга вәҗип. Узган елның ноябрь аеннан бирле Гөлсинур Аксанова Кукмарадан килеп атнага бер көн гарәп теле хәрефләрен танырга, Коръәнне укырга, намаз тәртипләренә өйрәтә. Хатын-кызлар бу дәресләргә бик теләп йөриләр. Поч.Кучук авыл мәчетендә дә аның тырышлыгы белән аш мәҗлесе үткәрелде. Кукмара мәдрәсәсеннән, Кызыл Октябрь, Кенәбаш авылларыннан да кунаклар килгән иде. Коръән укып, вәгазь сөйләп иманыбызны тагын да күтәрү максатыннан үткәрелгән мәҗлестән һәркем яхшы уй-ният белән таралышты, - дип яза Равил Кәримов.

Ядегәрдән Зиннур Исхаков та: "Мондый мәҗлеснең мәчет имамы Хаҗи Фаиз хәзрәтнең үтемле вәгазьләре, дини сорауларга җавап бирүе белән үрелеп баруы күңелебездә якты хисләр калдырды", - дип хәбәр итә.

...Тынлык бозып бер кош очты,

Юлаучыдар, күрәмсең,

Аткан уктай нык ашыга:

Җим эзлидер күрәсең.

Ап-ак йомшак кар өстендә

Куян эзе күренә,

Дошманыннан сакланырга,

Эз чуалтып кереп киткән,

Куе үрман түренә.

Җиһанда инде бар тереклек уянып килсә дә, Вахит авылында яшәүче Ләбибә Нигъматуллинаның шигырен укыгач, йокыга талган, агачларга ап-ак бәс сарган кышкы урман күз алдына килә. Аклык, саф һава, кар көртләре... Шигърияткә кереп киткәнбез икән, Кукмара мәктәбеннән бер укучының шигыреннән өзек биреп үтик әле. Хатасын күрерсезме?

Каргаларга оя ясап,

Агачларга эләбез,

Өйдә ипиләрне ваклап,

Каргаларга бирәбез.

Шигырьне җибәргәнче бу баланың укытучысы, әти-әнисе дә танышып чыккандыр инде, мөгаен. Алар да табигать законнарын белми микәнни? Кызганычка каршы, Кукмара аграр көллиятендә укучы Людмила Иванованың "Сыерчыклар" һәм "Яз" дигән шигырьләрендә, рифмалары туры килсә дә, ачылып бетмәгәнлектән архивка салып куярга туры килде.

23 февраль җитә башласа, мәктәп укучыларының әтиләре, абыйлары турында язган иншалары килә башлый. Аларны эшкәртеп, булдыра алганча кыскартып, газетага әзерләп куйсак та, Манзарас урта мәктәбеннән Диләрә Фәизова һәм Гадел Юнысов, Кукмара 4нче урта мәктәбеннән Алинә Гариповаларның, хатлары бирелми калды. Березняк мәдәният йорты директоры Кадрия Ногманованың да әлеге бәйрәм уңаенан армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләрне чакырып, матур кичә үткәрелүе турындагы язмасы чыкмый калды.

Зур Кукмарадан Нурислам Галиевның сугыш ветераны, быел 90 яшен каршы алган Хәләфетдин Садретдинов турындагы мәкаләсе урын юклыктан түгел, ә башка сәбәп белән бирелмәде. Хәләфетдин ага үпкәләмәсен, аның сугышчан юлы һәм бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше Заһидә апа белән матур гомер кичерүләре турында язмалар элегрәк газета журналистлары тарафыннан язылган иде инде. Шушы ук авторның 30 мартта килгән, Инвалидлар көне уңаеннан район Мәдәният йортында үткән концерт-тамаша турындагы язмасын да бирмәскә булдык. "Үткәннәргә кире кайтып" дип аталса да, узган елның декабрь аенда уздырылган чараны апрельдә яктыртып булмый бит инде.

Төбәктә үткән чаралар турында газета укучылар белән уртаклашу кирәкле гамәл, сүз дә юк. Әмма Купка авылыннан Зиннур Газизовның 8 март бәйрәме уңаеннан гүзәл затларга карата мәдхия укуы, Каенсардан Ләүхия Нәҗметдинованың авылдагы балалар бакчасында бу бәйрәмдә әбиләр өчен матур кичә үткәрүләре турында хатлар, әз генә соңга калып килү сәбәпле, газетада чыкмады. Түбән Үрәс авыл җирлегендә күптән түгел үткән мәдәни чаралар да тамашачылар күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз.

Милләтебезнең йөзек кашлары: герой-шагыйрь Муса Җәлил, татарның сөекле улы Габдулла Тукайның туган көннәренә карата үткәрелгән чаралар хакында да хатлар күп алынды. Кәркәүч урта мәктәбе укучысы Зөһрә Вильданова Казандагы филология һәм сәнгать институтында Җәлил шигырьләрен укыганда якташыбыз Фоат ага Галимуллинның да катнашуын, мәктәптә Тукай ае үткәрелүе, Өлге авылы клуб мөдире Миләүшә Сәләхова Пычак урта мәктәбендә Тукай кичәсе, (Миләүшә кичә ахырында иң актив укучыларга мәктәпнең Тукай премияләре дә тапшырылды, ди), Зур Сәрдек гимназиясеннән Зәлинә Усманова отряд сборы уздырылуын хәбәр итәләр.

Спорт темасын яктырткан язмалар да күп килә. Нишлисең, һәркемнең дә үз эшен, җиңүчеләрнең исемен күрсәтәсе килә. Кукмара 1нче гимназия укытучысы Гөлназ Нәҗипова мәктәпнең "Яшь коткаручылар" оешмасының республикада үткән хәрби-спорт ярышларында 2нче урынны алуларын һәм оешманың республиканың "Иң яхшы хәрби-патриотик клублар" исемлегенә керүен бәян итә. Укытучы Ләлә Каюмованың Түбән Үрәс урта мәктәбендә авыл яшьләре һәм укучылар арсында спартакиада, ата- аналарның Пычак урта мәктәбендә милли көрәш буенча бәйге, Югары Арбаш мәктәбеннән Ясәви Гәрәев призына традицион теннис ярышы, Янилдән Айсылу Хисмәтованың мәктәптә Рифкать Фәхретдинов призына 20нче тапкыр район күләмендә волейбол турниры уздырылуы турындагы хатлар да чыкмыйча калды.

Алга таба да сезнең белән тыгыз элемтәдә булып, хәбәрләшеп яшик, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Языгыз, шалтыратыгыз, фикерләрегезне әйтегез, без сезнең белән аралашырга һәрвакыт әзер.

фото: http://www.hohmodrom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: редакция хатлар

erid: 2VtzqxWHLUk