Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның “Восток” хуҗалыгында һәр гектардан 20-22 центнер уңыш җыела

Кайбер агрофирмалар һәр сыердан көнлек савымны 10 килограммга җиткерә алмаганда, "Восток" хуҗалыгында бүген 21 килограмм сөт савалар. Терлекчелектә югары күрсәткечләр игенчелектә дә нәтиҗәле эшләү турында сөйли. Җитәрлек терлек азыгы булмаса, мул продукция җитештерү турында хыялланасы да юк... Хуҗалыкта инде игеннәрнең күп өлеше җыеп алынган. Коры, эссе җәй биредә дә үзен...

Кайбер агрофирмалар һәр сыердан көнлек савымны 10 килограммга җиткерә алмаганда, "Восток" хуҗалыгында бүген 21 килограмм сөт савалар. Терлекчелектә югары күрсәткечләр игенчелектә дә нәтиҗәле эшләү турында сөйли. Җитәрлек терлек азыгы булмаса, мул продукция җитештерү турында хыялланасы да юк...

Хуҗалыкта инде игеннәрнең күп өлеше җыеп алынган. Коры, эссе җәй биредә дә үзен сиздергән, әмма агротехник чараларның тиешенчә үтәлүе, сыйфатлы орлык чәчелү нәтиҗәседер: уңышны елына күрә начар дип әйтеп булмый.

-Арыштан уртача 27шәр центнер бөртек суктырылды. Ә төрле культуралар буенча алганда, һәр гектардан 20-22 центнер уңыш җыела. Орлык уртача өчен үстерелгән кайбер басулардан суктырылган уңыш 35әр центнер тәшкил итте, - ди хуҗалык җитәкчесе Сергей Димитриев.

Димәк, игенчелектәге түбән күрсәткечләрне корылыкка гына сылтап калдыру дөрес түгел икән... Терлек азыгына да кытлык булмас: 500 тонна яхшы сыйфатлы печән хәзерләнгән, әле күпьеллык үләннәрнең өченче кат уңышына да өмет итәләр. Яхшы сыйфатлы итеп 6 мең тонна сенаж салынган. Яңгырлардан соң аеруча күтәрелеп киткән кукуруз басулары да мул уңыш вәгъдә итә. Районда тиңе булмаган мегафермада төзелеш чыгымнарын акларлык күләмдә продукция җитештерү өчен терлек азыгының мул да, сыйфатлы да булуы, технологик таләпләрнең дөрес үтәлеше кирәк. "Восток"та бүгенге көндә нәкъ шуңа ирешелә дә. Шуңа биредә көнгә 10 ярым тонна сөт җитештереп саталар.

Түбән Шәмәрдән комплексы соңгы вакытта гына да бик күп кунаклар кабул итте. Бу атнада әлеге хуҗалыкта үткәрелгән семинар-киңәшмә кысаларында да биредә кабат мал асрау, ашату, дәвалау тәртибе белән танышырга мөмкинлек туды. Тәүлегенә 800әр грамм үсеш алып, 16 айда каплатырлык авырлыкка җиткерелгән таналар, сау-сәламәт, көр бозаулар -ферманың горурлыгы да, киләчәккә өмете дә. Барлык терлекләр салам эскертләре урнаштырылган утарларга чыгарылган. Мал абзарлары чистартылган, төзекләндерелгән. Моңарчы котельный булып хезмәт иткән бер бинаны үзгәртеп корып, бозау абзары төзегәннәр.

-Кайчандыр икътисадый яктан бик авыр хәлдәге хуҗалык берничә елда чын-чынлап аякка басты һәм Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларының үкчәсенә басып килә. Бу уңышлар үзеннән-үзе килми. Җитәкчелекнең алга таба карап эшли белү, хезмәтне югары дәрәҗәдә оештыруы, эш кешесенә игътибар булу нәтиҗәсе буе, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, семинарда күргәннәргә йомгак ясап.

Ярты елда востоклылар 50 миллион сум акчалата керем алганнар. Киләчәккә булган планнарны тормышка ашыру өчен күрсәткечләрне тагын да арттырырга кирәк. Бүген алар үз алларына әнә шуны максат итеп куя.

Гөлгенә ШӘРИПОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk