Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Прививка ясауның зыяны бармы?

-Хөрмәтле редакция, безнең күршедә мөселман гаиләсе яши. Дин кушмый зыяны бар дип, алар балаларына прививкалар ясатмыйлар. Авыруны Аллаһы Тәгалә бирүче дә, алучы да диләр. Минем дә яңа туган оныгым бар. Аңа прививкаларны ясатыргамы, ясатмаскамы хәзер? Зыяны булгач, яңа туган балаларга нигә кирәк ул? Моңа ислам дине ничек карый? Бу хат...

-Хөрмәтле редакция, безнең күршедә мөселман гаиләсе яши. Дин кушмый зыяны бар дип, алар балаларына прививкалар ясатмыйлар. Авыруны Аллаһы Тәгалә бирүче дә, алучы да диләр. Минем дә яңа туган оныгым бар. Аңа прививкаларны ясатыргамы, ясатмаскамы хәзер? Зыяны булгач, яңа туган балаларга нигә кирәк ул? Моңа ислам дине ничек карый?

Бу хат уңаеннан медицина белгечләре һәм дин әһелләренең фикере белән кызыксындык.


Кукмара үзәк дәваханәсенең баш педиатры Сәрия Касыймова:

-Бервакыт Испаниядән Кукмарага кунакка кайткан өч яшьлек бала янына чакырттылар. Климат алмаштырудан авырып киткән бу. Карточкасын ачып караган идем - бөтен прививкалары бар. Баланың әти-әнисе: "Прививка ясагыз әле дип, дәваханәгә вакыты җиткәч үзебез барабыз", - диде. Чит илдә хәзергә 18ләп, бездә дистәләп инфекциягә каршы вакцина бар. Әйтик, полиомиелит дигән вируслы инфекция эләктергән баланы паралич сугуы, баш миенә зәгыйфьлек килүе, соңыннан үлемгә дучар булуы бар. Тик вакциналы була торып та, балага инфекция эләгергә мөмкин. Иммунитетның түбәнәюе, нәселдән килүгә яки башка сәбәпләргә дә бәйле. Әмма прививкалы балалар әлеге инфекцияләрне җиңелрәк һәм тизрәк кичерә. Мәсәлән, вакцина алган балага полиомиелит эләксә дә, бала үлми, инвалид та булып калмый. Әгәр җирле халыкның 96 проценты инфекцияләргә каршы прививкалы булмаса - әлеге инфекцияләр баш күтәрәчәк һәм эпидемия килеп чыгачак. Югыйсә, илебездә прививкалар бушлай ясала. Баланы да башта тикшерәбез, вакцинациядән соң нинди режим тотасын аңлатабыз, өенә барып күзәтеп торабыз. Нәкъ шулай барлык педиатрлар үз балаларына, оныкларына да прививка ясаттылар. Аллага шөкер, зыян күрмәделәр.

Сәкинә Нәҗипова, Кукмара үзәк дәваханәсе педиатры, Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәсе:


-Һәр нәрсәнең яхшы яки начар ягы бар инде ул. Вакцина составында микродозада химик агентлар яки терекөмеш булуына бәйләп, кайбер мөселман гаиләләре прививка ясатмау яклы. Балага хәтта геннары дәрәҗәсендә дә зыян килергә мөмкин, диләр. Әмма бу турыда әлегәчә фәнни нәтиҗәләр ясалмады. Әйе, ислам дине сәламәтлеккә зыян китерә торган әйберләр кулланмаска, барысын Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга куша. Тик һәр җирлекнең үз табигать шартлары һәм авырулары бар икәнен онытмаска кирәк. Әйтик, гарәп илендә һава эссе һәм коры, анда туберкулез дигән авыру юк. Димәк, туберкулезга каршы вакцинация дә кирәкми. Аннан хаҗга килүчеләрдән гарәп иле хөкүмәте үзе дә менингит һәм тагын берничә инфекциядән прививка сорый. Димәк, алар да вакциналарның җәмгыять өчен кирәкле булуын аңлый.

Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин:

-Дин принципларына каршы килмәгән очракларда медицина ярдәмен кире кагу ахмаклыктан башка бер нәрсә дә була алмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Табиб булмаган җирдә яшәмәгез", - дип әйткән, әмма бер төркем мөселманнарның файдасы расланмаган, киресенчә, зарары да бар дигән расламаларга таянып, прививкаларга карата тискәре фикердә булулары да уйландыра. Чөнки, белүем буенча, сүз башлаучыларның күбесе озак еллар медицина өлкәсендә хезмәт итүчеләр.

Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин:

-Тормышыбыздагы нинди дә булса проблеманы хәл иткәндә, мөселманнар иң элек Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлли. Шулай да Аллаһка тапшыру белән бергә иманлы кешегә гамәл кылу дә тиешле, дип әйтелә. Бер хәдис мәгънәсендә билгеләп үтелгәнчә, "Аллаһка тәвәккәллә, әмма дөяне бәйләп куй". Авырулар, аларны дәвалау һәм кисәтү мәсьәләсендә дә без Аллаһка тәвәккәллибез, әмма табибларга мөрәҗәгать итәбез. Прививкаларга килгәндә, чыннан да, аларга карата соңгы берничә елда тискәре фикерләр белдерелә, тәнкыйть максаты белән төрле язмалар, брошюралар, фильмнар чыгарыла. Безне бу нисбәттән берничә сорау борчый. Беренчедән, шушы пропаганда материалын эшләп чыгару шактый зур чыгымнар сорый - боларны кем финанслый? Икенчедән, ни өчен әлеге мәгълүмат нәкъ менә мөселманнарга шулай катгый тәкъдим ителә? Бүген "бу аларга каршы оештырылган махсус акция түгел микән?" - дигән шикне белдерүчеләр дә юк түгел... Заманында без барлык прививкаларны да ясаттык һәм алардан бернинди зыян күрмәдек. Хәзер, бәлки, вәзгыять үзгәргәндер, шуңа күрә бу мәсьәлә буенча мөселманнарга намаз иясе булган мөселман табиблардан киңәш сорау хәерле булыр, дип уйлыйм.

фото: http://dozor.kharkov.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара балалар прививка

erid: 2VtzqxWHLUk