Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Почтада кем эшләр?

Шушы көннәрдә Олыяз авылындагы почта бүлекчәсендә булып кайттык. Без кергәндә мөдир Мөнәвәрә ханым Насыйбуллина кәгазьләр арасына "чумып" эшләп утыра иде. Гадәттә, почта бүлекчәләреннән беркайчан кеше өзелми. Ә монда... тынлык. Нилектән икән?


-Кергәлиләр инде, бер дә юк түгел. Почта бүлекчәсендә кәрәзле телефоннарның балансын тулыландыру мөмкинлеге булдырылгач, хәзер күп кеше безгә мөрәҗәгать итә. Авылыбызда кибетләр күп, кирәк-яракны шулардан алалар. Вакытлы матбугатка язылу бик авырдан бара - шуңа борчылам, - ди Мөнәвәрә Нәҗип кызы. - Почтальоннар юк, авырып китсәләр дә урыннарына кеше таба алмыйм. Эше күп, җаваплылыгы зур булгач, әлеге вазыйфага алынырга куркалар. Өйдә утырганчы, ай саен хезмәт хакы алу инде югыйсә...
Почтальоннар хезмәте, чыннан да, бик авыр. Пенсия-субсидияләрне вакытында тарату гына түгел, ут, газ, элемтә челтәре өчен дә түләүләр җыярга, газета-журналларга язылу планын да үтәргә кирәк. Бер эшли башлап, бар нечкәлекләренә төшенсәң, әкрен генә үз көенә барадыр инде ул. Рус халкы: "Бүредән курыксаң, урманга барма!"- ди бит. Бәлки, җирлек халкы арасында да тәвәккәлләр табылыр әле.
Мөнәвәрә ханым почта бүлекчәсендә 29 ел эшли. Бу хезмәткә исә Пычак авылыннан бирегә килен булып төшкәч алына.
-Ул вакытта да хезмәтебез җиңелләрдән түгел иде. Төп эшеңнән тыш күмәк хуҗалыкка булышырга чыгасы, Саклык банкының эшен дә алып барасы. Беркайчан зарлануны белмәдек,- ди ул.- Хәзер заманасы да үзгәрде бит аның, яңа технологияләр үтеп керде, компьютерлашты. Әле күптән түгел "Русское лото" лотереясының программасын кертеп киттеләр. Барлык хезмәтләр өчен түләүләрнең почта бүлекчәләрендә җыелуы да авыл халкына уңай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X