Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәрсә ул "Эковата"?

Быел кыш Канаштагы туганнарга кунакка баргач, өйләренең җылылыгына игътибар иттек. Идән-түшәмнәр дә, кирпеч стеналарын да "Эковата" дигән материал белән җылытканнар икән. Безгә дә шулай эшләргә киңәш бирделәр. Нәрсә ул "Эковата", шул хакта газетада тулырак язсагыз иде. Г.БАРИЕВ, Кукмара

Европа илләрендә эковата узган гасырның 40-50нче елларында ук кулланыла башласа да, безгә әле ул яңа гына килеп җитте. Эковата - җиңел, көпшәк изоляция материалы. Ул торак, промышленность, сәүдә объектлары төзелешендә киң кулланыла. Эковатаның 81 проценты эшкәртелгән целлюлозадан (кәгазь, агач җепселләре), 19 проценты антисептик һәм антипиреннардан тора. Аның составына кергән лигнин юешләгән вакытта материалга ябышучанлык сыйфаты бирә. Аларның барысы да табигый компонентлар, шуңа күрә эковатаның кеше сәламәтлегенә зыяны юк. Ул җитештергәндә дә, монтажлаганда да, кулланганда да иң куркынычсыз материаллардан санала. Эковата янмый, күгәрми, черми, җылылык саклау һәм тавыш үткәрмәү сыйфатлары буенча иң яхшы изоляция материаллары белән бер дәрәҗәдә. Эковата белән тышланган йорт җәен салкынча, кышын җылы була. Стеналар тирләми, тычканнар керми, бөҗәкләр, гөмбәләр үстерми, материал агач кебек үк сулый. Эковата кимендә 85 ел дәвамында үзенең сыйфатын югалтмый. Аның үзкыйммәте һәм монтажлау бәясе дә кыйммәт түгел. Әйтик, эковатаның бер килограммы 30 сум булса, пенопласт, "Ursa" җылыткыч материаллары 60-64 сумга төшә.
Эковатаны монтажлау вакытында буш урыннар, ярыклар калмый, ул кечкенә генә тишекне дә тутыра. Эковатаның җылылык саклаучанлыгы аерым игътибарга лаек: 15 сантиметр калынлыктагы эковата 146 см. калынлыктагы кирпечне, 90 см. калынлыктагы керамзитны, 50 см. калынлыктагы агач борысны, 18 сантиметр минераль мамыкны алыштыра. Шул ук вакытта ул бинаны җылыту чыгымнарын 25-70 процентка киметергә мөмкинлек бирә. Тавышны үткәрмәү сыйфатына килгәндә 0,5 сантиметр калынлыктагы эковата тавыш үткәрүчәнлекне 4,5 децибелга киметә. Шуңа да аны күңел ачу учреждениеләре төзегәндә киң кулланалар.
Эковата каркас-панель йортларны, түгәрәк агач, борыс, кирпеч, бетон, блок стеналарны, гаражларны, кибетләрне, складларны һ.б. җылытуда, квартираларда тавыш үткәрүне киметүдә файдаланыла. Эковатаны, нигездә, махсус машина белән өрдереп монтажлыйлар.
Кукмара районында эковата белән биналарны жылыту, монтажлау турында тулы мәгълүматны 89655922822, 89173946420, 89172684436 телефоннары аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk