Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

НӘНИ КЫЗНЫҢ ОЛЫ РӘХМӘТЕ

"Бала хәсрәтеннән дә авыррагы юк", - ди, нибары ун көн ара белән ике улын җир куенына иңдергән әбием. Ышанам: йөрәгеңнән өзелеп төшкән газиз балаңнан да якын, аннан да татлы, кадерле зат була алмыйдыр. Кодрәтеңнән килсә, балаңны бар газаплардан, борчу-хәсрәтләрдән аралап, һәр авырлыгын үзеңә алып, аның язмышындагы һәр авырлыкны үз җилкәңә...

Анжелина Анисимова гадәти бала булып, сау-сәламәт килеш дөньяга килә. Бер яшь тә дүрт ай тулганчы ул башка балалардан берни белән дә аерылмый. Ата-анага шатлык-куаныч өстәп тәпи китә, һөнәрләрен дә көннән-көн арттыра бара. Тик көннәрнең берендә, гадәттәгечә уйнап йөргән баланың температурасы күтәрелә, ул кинәт кенә аңын югалта. Табибларның куркыныч диагнозын да яшь гаилә ярдәм сорап баргач ишетә: эпилепсия.
-Нәселдә булмаган, күз күрмәгән әйбер иде ул безнең өчен. Сәбәпләрен беркем дә атый алмады. Кемдер баланы туганда ук кысылган булган дисә, икенчеләре каядыр егылган дип фаразлады. Аның беренче өянәкләрен күргәндә йөрәгем өзелеп төшкәндәй була иде. Шуннан бирле 9 елга якын вакыт узды, тик моңа әле дә ияләнә алмыйм. Өянәкнең вакытлы күренеш булуын белсәм дә, аның газаплануын күрү бик авыр, - ди Анжелинаның әнисе Светлана.
Беренче вакыйгадан соң бу өянәкләр еш кабатлана башлый. Район табиблары гына нидер эшли алмагач, ата-ана Казанга йөрергә тотына. Бала реанимациядә дә ятып чыга, ә больницада дәваланулар гадәти күренешкә әверелә. Вакыт узу белән Анисимовлар кызларын тикшертергә Петербургка китә, аннары Мәскәүгә кадәр үк барып җитәләр.
-Башында 6 сантиметрдан зуррак ниндидер шеш бар диләр. Нәрсә икәнен биопсия ясап карамыйча табиблар да белми. Инде менә операция ясарга җыенган идек, - ди кызның әтисе Николай. - Операция турында ишеткәч, балабызга ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп булды. Иң беренче чиратта туганнарыбыз, дусларыбыз, әти-әниләр, Мәскәү шәһәрендә яшәүче абый-апаларыбыз бик зур ярдәм кулы сузды. Аннары авылдашлар, Түбән Чура, Поршур, Пчеловод авылы халкы да битараф калмады. Бар да операция турында тиз арада ишетеп алып, безгә матди яктан ярдәм итәргә ашыкты. Мин эшләгән Югары Чура авылы мәдәният йортындагы барлык хезмәткәрләр, шул ук авыл мәктәбе укытучылары коллективы, укучылар, балалар бакчасы коллективы, авыл җирлеге башкарма комитеты да читтә калмады. Авылыбыздагы чиркәүдән дә, Филипп атакай теләктәшлеге белән, бер көнлек хәер акчаларын Анжелинага дип җыеп бирделәр. Ярдәм арты ярдәм килеп торды. Кызыбызны операциягә дип әзерли башлаганда без әлеге эшнең мондый колач җәясен күз алдына да китермәгән идек.
Николай мәктәп турында әйткәч, бер статистик күрсәткеч турында искә төшердем. Бүген безнең республикада һәр мең кешенең берсе эпилепсия белән авырый икән. Иң мөһиме - бу авыру миңа һәм минем якыннарыма кагылмас дип беркем дә гарантия бирә алмый.
Андый балалар мәктәптә ничек укый дисезме? Әйтик, Анжелинага артыгын уйларга, баш миенә авырлык китерергә ярамый. Мәктәптә аны техник персонал каршы ала, киемнәрен салырга булыша, сыйныфына озатып куя. Мәктәптән кайтканда алар ук озатып кала.
Шулай ук сыйныфташлары да аны беркайчан ялгыз калдырмый. Аларга ата-ана бик рәхмәтле. Сыйныф җитәкчесе Любовь Ильина да Анжелина өчен мәктәптә икенче әни кебек. Ул аны яклаучы да, саклаучы да. Любовь Александровнаның кызларына булган мөнәсәбәте, аның сабырлыгы өчен Светлана һәм Николай Анисимовлар бу укытучыга тирән ихтирамын һәм рәхмәтен җиткерә.
Тик кызга ярдәм итәргә теләүчеләр югарыда телгә алынганнар белән генә чикләнми әле. Кукмарадагы Мәдәният йортында "Анжелинага ярдәм кулы сузыйк!" шигаре астында хәйрия концерты уздырыла. Район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева тырышлыгы, аның инициативасы нәтиҗәсендә уздырылган шушы концерт - күрсәтелгән иң зур ярдәмнәрнең берсе. Шушы чарадан кергән матди ярдәм өчен генә түгел, үз хезмәттәше гаиләсенә килгән авырлыкны аңлап кабул итүе, аны уртаклашуы өчен Анисимовлар гаиләсе Гөлнара ханымга һәм концертка килгән тамашачыларга, артистларга рәхмәт әйтә.
"Хезмәт даны" газетасында бу концерт хакында игълан булганнан соң Анисимовлар гаиләсен эзләп табып ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп булган.
-Бервакыт өйгә Кукмарадан бер хатын шалтыратып, үзен Рәйсә апагыз дип таныштырды. Аның улы Вәлиуллин Рафаэль безгә ярдәм итте. Аңа, шулай ук Зур Сәрдектән үз хезмәттәшләре белән бергә акча җыеп китергән Ринат Сөләймановка, Татар Толлысы авылыннан Илгизә Хәлимовага да рәхмәтебез чиксез! Бер абый килеп, исемен дә әйтергә теләмичә: "Үзем дә бик каты авырдым, шуңа күрә бу кызга ярдәм итәргә телим", - дип акча калдырып китте. Әнә шул исемсез абыйга да рәхмәт, - ди Светлана ханым.
Операциягә дип җыелган акчадан Анжелинаны Петербургта түләүле тикшерү уздырганнар һәм операциягә Мәскәүгә алып барганнар.
-Моңарчы да дәваханәдә күп йөргәч, чагыштырып карау мөмкинлегебез бар: бу юлы операциягә дип барганда ук юлда бик күп каршылыклар булды. Инде барып җитеп, баланы операциягә әзерләгәндә аны күзәтү астына салдылар. Моңарчы ай буена күп тапкыр булган өянәк бу юлы нигәдер кабатланырга ашыкмады. Хирург шикләнеп, сагаеп калды һәм операцияне кичектерергә киңәш итте. Җитмәсә, аның бернинди гарантияләр бирмәвен ассызыклады. Ягъни балабыз яки тулысынча савыга, яки күзебезгә генә карап утыручы инвалид булып калачак икән, - ди Николай.
Алар балага дип бирелгән акчаның бер тиенен дә үз мәнфәгатьләре өчен исраф итмичә, бары бала хакына гына тотуын, хәйрия буларак килгән акчаның гомуми күләме 60 мең сумга якын сумма тәшкил итүен һәм аның кызлары исемендә банкта саклануын кат-кат искәртте. Операция булырмы, юкмы - тормыш күрсәтер. Әлегә Анжелина дарулар эчә, даими тикшерүләр уза. 10 яше дә тулмаган нәни кызчык коточкыч зур авыру белән көрәштә ялгызы түгел һәм ул сәламәтлек төшенчәсен чын-чынлап аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk